Шекәдә гомер итүче Сафиннар өчен ноябрь ае истәлекле ай. Аларның бергә яши башлауларына 50 ел
Көзге көннәрнең берсендә клубка кинога килгән Нурисламның күзе кунак кызларга төшә.
Авылдаш егетләр мәктәпкә килгән укытучы кызлар икәнен әйтә. Арадан берсе аеруча якын булып күренә. Әнә шунысын, әле танышмаган да көе, егетләргә: “Бусы минеке!” — дип үзенә тәгаенли ул. Бу сүзләрне, мөгаен, эчке сиземләве әйттергәндер.
Шул көнне Шекә клубы сукмагыннан егет белән кыз күңеленә якты хис салынды. Ноябрьдә инде никах укытып бер гаилә булып яши дә башлыйлар. 18 яшьлек чибәр Язиләне язмыш бүләге дип кабул итә Нурисламы.
Язмыш дими, ни дисең? Язилә апа шул көннәрне искә төшереп кат-кат уйлана. Шекәгә вакытлыча гына укытырга килеп, гомерлеккә биредә калырмын, 50 елдан артык шушында яшәрмен дип уйламаган да иде бит Сабаның Туктар авылы кызы. Арча педучилищесының дүртенче курсында укый иде ул. Сентябрь ае. Беркөн төркем җитәкчесе Илдус Сәгъдиев үзе белән бер сөйкемле абыйны ияртеп керде дә: “Менә Шекә мәктәбе директоры Вилсур абыегыз Вәлиев вакытлыча мәктәпләрендә укытырга рус телен әйбәт белгән укытучы эзли. Кемнең теләге бар?” — дигәч төркем берара тынып калды. Ә Язиләне әллә нинди көч торгызып бастыра: “Мин барам!” – дияргә мәҗбүр итә. Язмышыдыр инде, шул әйттерде... Уку елы ахырына кадәр дип вакытлыча гына укытырга киткән кызның ике ай эчендә тормыш корып авылда калуында Илдус Габдрахман улы үзен гаепле сиздеме, гел шәкертенең язмышы өчен борчылып торды. Хәтта телеграмма сугып кире укырга чакырды. Училищеда укуын читтән торып тәмамлады Язилә. Аннан соң Казан дәүләт педагогика институтын да тәмамларга насыйп булды. Инде әни булгач анысы. Югары белем алырга этәргеч биреп, ярдәм иткәненә гомере буе кайнанасына рәхмәтле булып яшәде ул. Хәер, кайнанасын бүген дә сагынып искә ала. 9 ел яшәү дәверендә әни белән кыз сыман тату булды алар, бер-берсен якын итеп яшәделәр. Ул Язиләгә тормыш серләрен өйрәтте. Инде үзе кайнана булгач, шул елларын еш искә төшерде, үзе дә киленнәре белән аның үрнәгендә аңлашып гомер итә. “Без 11 ел бергә яшәдек, авылда мәктәп башлангычка калгач, эш булмау сәбәпле, гаиләбез белән Арчага күченеп китәргә мәҗбүр булдык. Әти белән әни бу йорт бусагасын атлап керүгә миңа һәр яктан ярдәмче булды, гел якын итеп яшиләр, “кызым” дип кенә дәшәләр. Үзем дә әни үрнәгендә әйбәт кайнана була алсам ярар иде, дип хыялланам. Тормышымны шундый нәсел белән бәйләгәненә мин Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтле”, — ди Руслан белән ике ул һәм бер кыз үстерүче киленнәре Миләүшә.
Килен булып төшкәненә ярты гасыр вакыт узып та киткән. Ә күңелгә бер дә шулкадәр гомер үткән кебек түгел. Гел хөрмәтле булып, гаиләсенең ярдәмен тоеп яшәгәнгә сизелмәгәндер.
Нурисламы белән бер-берсен яратып кына түгел, ихтирам, хөрмәт дигән төшенчәләрне гел беренче урынга куеп яшәделәр. Гомер иткәндә ныклап сүзгә килгәннәре дә юк бугай. Һәрхәлдә хәтердә калмаган. Гомер буе эштә дә, өйдә дә бер булып яшәде алар. Кайчак, “Гел бергә булгач, бер-берегездән туеп та китәсездер”, — дип сораучылар була иде. Нинди тую ди?! Бер-берләрен әз генә күздән югалтсалар да, күңелләре тыныч түгел, эш бармаган күк. Яшь чакта да, хәзер дә шулай. Мәктәптә озак еллар бергә эшләделәр. Язилә 37 ел рус теле һәм әдәбияты, Нурислам 27 ел хезмәт укытты. Сүз уңаеннан, Нурислам абыйны алтын куллы булганы өчен авылдашлары да хөрмәт итә. Аның кулына эләккән эш коралы тиз арада әллә нинди төзелеш эшләре майтарырга сәләтле. Авылда күп йортта ул башкарган эшләр аның кул җылысы саклый. Балаларына да күчкән ул сәләт. Булдыклылык, хезмәт сөючәнлек белән бергә укытучы һөнәренә дә мәхәббәт тәрбияли алар нәсел дәвамчыларында. Рәмзиләләре дә, Русланнары да, Рамисләре дә педагог һөнәре буенча белем алган, киленнәре Миләүшә белән Алсу да педагоглар. Һәммәсенең стажын бергә кушсаң, күпмегә җыела икән? Санаган гына юк.
Шекәдә гомер итүче, 4 ноябрьдә гаиләләренең алтын туен билгеләп үтүче Язилә һәм Нурислам Сафиннарның гаилә тарихыннан кайбер мизгелләр генә бу. Бүгенге көндә аларның йорт бусагасыннан көн дә бәхет атлап керә: балалар, оныклар өйгә юлны өзми. Сер итеп кенә: оныклар хәтта сайлаган ярларын әби-бабайга алып кайтып таныштырып, иң элек аларның фатыйхасын ала. Балалар сигез онык бүләк итсә, оныклар инде дүрт оныкчык белән сөендерде. Алардан да кадерле, тәмлесе юк әби-бабай өчен. Шуларның нәни кулларыннан җитәкләп, авылдагы, табигатьтәге гүзәллекләр турында сөйләшә-сөйләшә урамнардан үтүе ни тора! Авылдашлар, күрше-күлән әллә каян якын итеп, хәл сораша, укучылар кайткан саен хәл белергә килә! Бәхетнең иң олысы өлкәнәйгән көнгә кирәк икән! Язилә апаның беренче чыгарылыш укучылары үзеннән өч кенә яшькә кече булсалар да, бүген дә аны яшь чактагы укытучы апалары кебек хөрмәт итә, хәтта киңәшкә килүчеләр дә бар. Ә Сафиннар үзләре яшьлекләрендә мәктәптә эшли башлагач ярдәм иткән өлкән укытучыларына бүген дә рәхмәт укып, инде ахирәткә күчкәннәрен догадан калдырмый яши.