Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары гражданнарны бергәләп кабул итәләр

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергә кабул итү практикасы дәвам итә.

2020 елның 27 ноябрендә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сабурская Сәрия Харисовна һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Олег Александрович Даминов гражданнарны видеоэлемтә аша кабул итә.

Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең үз сорауларын Татарстан Республикасы прокуроры урынбасарына һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилгә «Skype» программасына турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Олег Даминовка мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе) (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International