Яңа Кенәр урта мәктәбе – туган телдә белем бирү практикасы буенча иң яхшы мәктәп

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Октябрь-ноябрь айларында Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы  муниципаль бюджет гомуми белем биру оешмаларында туган (татар, чуаш, мари, мордва) телдә укытунын иң яхшы практикасы республика бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең беренче этабында документлар тапшырып, 93 мәктәп катнашкан. 30 мәктәп икенче турга үтеп, алардагы укыту-тәрбия бирү процессы республика комиссиясе тарафыннан урыннарга чыгып өйрәнелде. Республикада 20 мәктәп әлеге бәйгенең җиңүчеләре итеп билгеләнде, аларга 500 мең сум күләмендә грант тапшырыла. Бу исемлектә районның “Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбе” дә бар. Әлеге уку йорты бу җиңүгә чын мәгънәсендә лаек. Мәктәп коллективын зур җиңүләре белән тәбрик итәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International