Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен олылар гына түгел, балалар да белергә тиеш. Ата-аналарга, балалар бакчаларына, укытучыларга бу мәсьәләгә тиешле игътибарны бирергә кирәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре, төрле чаралар балалар хәтеренә яхшы сеңеп калачак.
Янгын кинәт килеп чыга торган афәт. Ут бик тиз тарала. Кеше гадәттә югалып, каушап кала. Әмма андый вакытта үзеңне кулга алырга тырышырга кирәк. Тагын да зуррак бәхетсезлек килеп чыкмасын өчен. Ахыры бик аяныч тәмамланырга мөмкин.
Балалар гадәттә янгыннан куркып кала. Өйдән тизрәк чыгып йөгерү, күршеләрне ярдәмгә чакыру урынына гадәттә алар кровать астына, шкаф эчләренә кереп качучан булалар. Янгын чыккан очракта нишләргә кирәк икәнен әти-әниләргә дә балаларына кат-кат аңлатырга кирәк. Балалар янгын чыкканда хәбәр итү өчен телефон номерларын белеп торсын. Ул номерлар күренә торган урынга язып куелсын. 01, 112 номерлары алар.
Безнең хезмәткәрләр тарафыннан балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү, аңлату буенча дәресләр үткәрелеп тора. Бу темага видеороликлар күрсәтелә, “янган бинаны” ташлап чыгып китү күнекмәләре уза, янгынга каршы инструктаж үткәрелә.
Ел саен янгыннарда үлем очраклары булмый калмый. Кагыйдәләрне белеп торырга кирәк. Без олылар балаларга үрнәк булырга тиеш.
Наил Бәйрәмов,
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт өлкән тикшерүчесе