Фильм төшерәсегез килсә...

2020 елның 20 ноябре, җомга

“Милли мультfest” дип исемләнгән Республика балалар кинофестивале игълан ителде

Ул ел саен оештырыла. Беренче этабы, ягъни сайлап алу туры 2020 елның 1 ноябреннән 2021 елның 30 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Ярымфинал 1 февральдән 15 мартка кадәр бара. Финал өлеше 26 апрельдә үтәчәк. Арчалар өчен зона туры Казанда булачак һәм анда12 район катнашачак.

Кинофестивальнең максаты – татар телен, республика территориясендә яшәүче татар халкының рухи, мәдәни байлыкларын үстерү һәм саклау. Ә бурычлары – милли һәм этник, мәдәни һәм рухи байлыкларны яшьләргә таныту, толерантлыкны ныгыту, иҗади коллективлар арасында элемтә булдыру, талантлы балалар һәм яшьләрне барлау.

Ә яшьләр һәм балалар арасында талантлылар бик күп. Без аларның хезмәтләрен социаль челтәрләрдән күреп, белеп торабыз. Ә нигә аларны киңрәк җәелдермәскә, халыкка танытмаска?

Кино турында сүз баргач, беренче булып Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче “Нур” телестудиясе турында уйлап куйдык. Алар бу эшнең осталарына әверелергә өлгерделәр инде. Зөлфирә Зарипова җитәкчелегендәге коллектив бер генә бәйгене дә кулдан ычкындырмый, актив катнаша, алай гына да түгел, җиңүләр яулый.

– Бу фестиваль турында ишетмәгән идек әле, – диде Зөлфирә Маннаповна. – Әмма бөтенләй башка фестивальне күз алдында тотып башлаган эшебез бар. Танылган драматург Туфан Миннуллинның бер китабына тукталдык. Анда драматургның “Бабай”, “Замана балалары”, “Әни” дигән истәлекләре бар. Шуларны берләштереп сценарий төзедек. Яңа Кырлайга Сәгъди карт йортына барып төшереп тә кайттык. Рольләрдә дә үзебезнең яшь артистлар. Кечкенә Туфан ролендә Әмирхан Галәветдинов, зур Туфанның истәлекләрен Рүзәл Шәрипов укый. Әбисе ролендә мин үзем, бабайсы Фәнис Тимашев һәм башкалар. Фильмның исемен әле уйламадык. Туфан Миннуллинның нәсел җебе белән бәйләргә уйлыйбыз. Башта татар телендә төшерсәк, русчага да тәрҗемә итүне планлаштырабыз.

Кыска метражлы фильмның режиссеры Зөлфирә Зарипова, режиссер ярдәмчесе Рүзәл Шәрипов, монтаж ясау-чы Илвир Тимашев, аның ярдәмчесе Эмиль Галимҗанов. Хәзерге вакытта коллектив, ягъни яшь кино төшерүчеләр фильмны монтажлау белән мәшгуль.

Әмма бу фестивальдә бер  алар гына катнаша ала, дигән сүз түгел. Аерым коллективлар, 7 яшьтән 17 яшькә кадәр булган аерым авторлар да үз эшләрен юлларга мөмкин. Кино сәнгате белән шөгыльләнүчеләр, кызыксынучылар өчен менә дигән мөмкинлек.

Фестивальнең номинацияләре – анимацион фильмнар, балалар өчен кыска метражлы фильмнар һәм компьютер уеннары. Шарты ­– барысы да татар телендә булырга тиеш. Фильмнар DVD, mkv, mp4,  avi форматында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: info@tatarkino.ru. Аңа кадәр анкета-гариза тутырасы була. Моның өчен электрон почтагызны әйтеп район мәдәният идарәсенә 8(84366) 3-11-35 номерына шалтыратырга кирәк. Анкета-гариза фестивальдә катнашырга теләвегезне раслаучы документ булып торачак.

Катнашучы фести-вальгә эшен җибәрә икән, аның аңа барлык хокуклары да булуы мөһим. Автор бер номинациядә бер эш кенә җибәрә ала. Зона этабында 1, 2, 3 урыннарны алучылар кино-фестивальнең финалына махсус чакырыла.

Җиңүчеләргә бүләкләр яхшы. Һәр номинациядә беренче урынны алучыга – 100, икенче урынга – 70, өченче урынга 50 мең сум акчалата премия бирелә.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International