Һәр мәктәптә шахмат урыны булсын

2020 елның 20 ноябре, җомга

Район хакимиятенең утырышлар залында илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча видеоконференция булды

Аны “Бердәм Россия” партиясенең төбәк сәяси советы президиумы комиссиясе рәисе Татьяна Ларионова алып барды. Видеоконференциядә Арча районы башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова катнашты.

Татьяна Ларионова илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча грант оту конкурсларында катнашырга чакырды. Мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк, диде. Грант оту ул өстәмә акчалар, дигән сүз. Узган ел 10 грант алу бәхетенә ирешкәннәр. Ә бу санны арттырырга кирәк.

Һәр мәктәптә шахмат зонасын булдыру турында да җитди сөйләшенде. Татьяна Ларионова бу проектны тормышка ашыру буенча төгәл тәкъдимнәр әйтте. Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, Казанның халыкара мәктәбе директоры Нияз Гафиятуллин сәләтле балалар өчен Татарстанда максатчан эш алып барылуын әйтте. “Сәләтле балалар өчен генә түгел, укуда артта калган балалар өчен дә шундый ук шартлар тудырылырга тиеш”, – диде ул.

Илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча нәрсә эшләнгән – барысын да халык белеп торырга тиеш. Ә ул аны матбугат, телевидение, радио аша, төрле фотокүргәзмәләрдән белә ала. Массакүләм мәгълүмат чараларының әһәмиятенә Татьяна Ларионова аерым басым ясады. Экраннан Россия төбәкләренең илкүләм проектлар турындагы мәгълуматларның яктыртылуы турында график күрсәттеләр. Анда август, сентябрь, октябрь айлары алынган иде. Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм проектларны тормышка ашыру буенча графикта “0” тора. Иң күбе мәгариф өлкәсендәге мәгълуматлар. Башка төбәкләр белән чагыштырганда Татарстан бу яктан мактана алмый. Массакүләм мәгълумат чаралары хезмәткәрләренә бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк. “Үз эшегезне бары тик матбугат аша гына күрсәтә аласыз, – дип әйтте Татьяна Ларионова. – Шулай булганда гына сез тагын да күбрәк, нәтиҗәлерәк эшләячәксез”.

Фотокүргәзмәләрне мөмкин кадәр күбрәк эшләргә кирәк. Алар кешеләр белән төшерелгән сыйфатлы һәм җанлы фотолар булсын иде. Күчмә фотокүргәзмәләрне төрле чаралар үткәргәндә дә файдаланып була.

Видео режимдагы киңәшмә әнә шулай ничек тагын да нәтиҗәлерәк эшләп булуы хакында сөйләшеп үтте. Районнардан үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Соңыннан, киңәшмә тәмамлангач, район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова сөйләшенгәннәр буенча бурычлар куйды.

 

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International