Лесхоз урта гомуми белем мәктәбендә ( ZOOM системасы аша) татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары үткәрелде.

2020 елның 20 ноябре, җомга

20 нче ноябрь көнне  Лесхоз урта гомуми белем мәктәбендә ( ZOOM системасы аша) татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары үткәрелде. Семинарның төп максаты- чит телле укучыларны татар теленә  өйрәтүдә  кулланылган метод һәм алымнарны өйрәнү, татар теле укытучыларының эш тәҗрибәләре белән танышу. Семинар барышында татар теле укытучылары Дәүләтьярова Л.Г. 3 нче сыйныфның рус төркемендә “Минем гаиләм” темасына, Гыйләҗиева Г.Х.7б сыйныфында “Хәл фигыльләрне кабатлау” темасына осталык дәресләре күрсәттеләр. Дәресләр кече һәм урта яшьтәге  укучыларга тел өйрәтүдә уен технологиясенә корылган элементларга бай булды, уенның белем алуга мөһим этәргеч булуына басым ясалды. Семинар ахырында “Җәннәт аналарның аяк астында” дип исемләнгән сыйныфтан тыш чара күрсәтелде. Чара барышында , аналарны зурлап, укучылар  шигырьләр сөйләделәр, җырладылар , сәхнәләштерелгән әсәрдән өзек күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International