Ачыклау дәвам итә

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Арча районы прокуратурасы “Роскомнадзор”га экстремистик дип табылган видеоязмаларны блокировкалау турында мәгълүматлар җибәрде.

Прокуратура Интернет челтәрен мониторинглау барышында Россия Федерациясе судлары карарлары белән экстремистик дип табылган видеоязмалар урнаштырылган сайтлар ачыклана.

2019 елда шундый – 12, 2020 елда 61 сайт ачыкланды. Татарстан буенча “Роскомнадзор”га әлеге сайтларны блокировкалау турында мәгълүмат җибәрелде.

Тикшерү барышында 2014 елның 30 сентябрендә Ханты-Манси автоном округы – Юграның Нижневартовск шәһәр суды карары белән Россия Юстиция министрлыгының экстремистик материалларның Федераль исемлегенә кертелгән “Таухид. Причины войны с исламом. Шейх “Аль-Хувейни” видеоязмасын Интернет челтәрендә урнаштыру факты ачыкланды.

Интернет-битне караганда урнаштырылган мәгълүмати материалның суд карары белән тыелган материалга туры килүе билгеле булды.

Әлеге юнәлештә эшләү дәвам итә.

Ринат Газизов,

район прокуроры урынбасары,

юстиция киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International