Чыныгып кайталар

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

19 ноябрьдә Арча районыннан – 23, 23 ноябрьдә 6 егет армия сафларына хезмәт итәргә китте

Көзге чакырылышта Арча һәм Әтнә районнары буенча 80нән артык кеше армия сафларына алыначак. Октябрьдә 17 егет киткән иде. Әмма иң күбесе ноябрь аена туры килә. 30 ноябрьдә тагын 22 егетне армия сафларына озатачаклар. Быелгы язгы һәм көзге чакырылыш пандемия чорына туры килде. Ул хәрби хезмәткә ничек тәэсир итә? Без Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру буенча бүлекчә җитәкчесе Алия Мортазинага мөрәҗәгать иттек.

– Арча егетләре, Саратовтан тыш, башка җиргә хезмәт итәргә барамы? Интернет челтәрләрдә шундый сорау бирәләр?

– Бөтен Россия буенча хезмәт итәләр. Саратовта бер частьны безнең район шефлыкка алды. Һәр чакырылышта бер төркем егетләр шунда җибәрелә. Моннан тыш, егетләребез Читада, Мәскәү янында, Брянск, Санкт-Петербург, Иваново, Түбән Новгородта һәм башка шәһәрләрдә хезмәт итә. Хәсәншәехтан Илдан Закировны хәрби комиссариат Коркачыкта парашютчыга укытты. Яңа Кенәрдән Гомәр Сабировны Президент полкына сайлап алдылар.

– Хәрби комиссариат укытты, дидегез. Ул ничек тормышка ашырыла?

– Хәрби комиссар белән педагогика көллиятенә, гуманитар техникумга барып егетләр белән очрашулар үткәрәбез, укырга теләүчеләрне барлыйбыз. Безгә килеп тә язылалар. Безнең аша белем алган егетләрнең армиядә өстенлекләре дә күбрәк. Көтеп торалар үзләрен. Чөнки машина белән идарә итүчеләргә сорау зур. Шулай ук медицина белеме булганнарны сорыйлар. 23 ноябрь көнне шундый ике егет китте. Парашютчы булырга теләгәннәрне Коркачыкка җибәрәбез. Тик монда үзенең таләпләре бар. С категориясе алганнан соң, сәламәтлеген тикшерәләр, буе 175 сантиметрдан ким булмаска, биеклектән курыкмаска тиеш. Шушы шартларга туры килсәләр һәм теләк белдерсәләр, укытырга җибәрәбез.

– Узган ел ике егет Кырымга китте, дип ишеттек.

– Әйе. Күптән түгел шул егетләрнең берсе Яңа Кенәр егете Азат Хәмзинның әнисе белән аралашып алдык. Азат госпитальдә дәваланганда бер кинорежиссер белән танышкан. Режиссер аны “Небо” фильмында төшергән. “Беркөн шалтыраткан идем. Әни, сөйләшә алмыйм, монда бомбалар шартлый, атышалар”, – диде дә телефонны куйды. Шалтыратып аңлатканчы тынычлана алмадым”, – диде әнисе көлеп. Арчадан Марат Нәбиуллин Ивановода хәрби-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Шушы көннәрдә хәрби часть командирыннан әнисе Илгазия ханым исеменә Рәхмәт хаты килде. Без командирлардан якташларыбыз турында характеристикалар соратып алабыз, ата-аналарына тантаналы шартларда зурлап тапшырабыз.

– Быел язгы һәм көзге чакырылыш пандемия чорына туры килде. Авыручылар бармы? Нинди саклык чаралары кулланасыз?

– Кайткан егетләр частьларда тыныч, авыручылар юк, диләр. Без үзебездән торган барлык профилактик чараларны үткәрәбез. Китәргә бер атна кала тест бирдертәбез. Балтач, Арча, Әтнә, Биектаудан бер автобус алып китә. Ул дезинфекцияләнгән була. Автобуска утыртканчы һәрберсенең температурасын үлчибез, кулларын антисептик белән эшкәртәләр. Үзебез бүлмәләргә дезинфекция ясап торабыз, 2 сәгать саен җилләтәбез. Казанда җыелу пунктында кабат тикшерәләр. Тест тискәре нәтиҗә бирсә генә медицина күзәтүе үтәргә баралар. Битлек, 1,5 метр ара, пирчәткә мәҗбүри инде. Аларны хәтта поездда барганда да биреп җибәрәләр. Әлегә бер егетнең дә авырып кайтканы булмады.

– Ә контракт белән хезмәт итәргә китүчеләр бармы?

– Сентябрьдән алып кына да контракт буенча хезмәткә 4 егет китте. Аның үз өстенлекләре бар бит. 2 тапкыр чираттагы ял (хәтта юлга да Саклану министрлыгы түли), хезмәт хакы югары (ераккарак киткән саен ул да арта, кайбер урыннарда 1 ел 1,5 елга санала), фатирда яши, дәвалану, туклану, киенү бушка, шимбә-якшәмбе ял, иң мөһиме, эше бар, кыскартулар янамый. Егетләр акча эшләргә китәләр, кайткач фатир, машина алалар, йорт салалар.

– Сез егетләрне озатасыз. Каршы да аласызмы?

– Иң күңеллесе шул. Канәгать булып, үз-үзләренә ышанычлы ир-егет булып кайталар. Бер дә зарланмыйлар, хәрби комиссарга үзләрен онытмыйча бәйрәмгә, туган көнгә район башлыгы исеменнән котлаулар җибәреп торганга рәхмәт белдерәләр.

Гөлсинә Зәкиева

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International