Эшмәкәрләргә җиңел түгел

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Район хакимиятенең утырышлар залына эшмәкәрләр җыелды

Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе  Расул Мөхәррәмов алып барды. Эшмәкәрләр белән очрашуга республиканың 5нче районара салым инспекциясе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Логинов кайтты.

Битлек, перчаткалар киеп, бер-беребездән ара калдырып, залга кереп урнаштык. Киңәшмәдә сорау бирми, проблема күтәрми калмый торган кайбер тәҗрибәле эшмәкәрләр күренмәде. Җайлары булмагандыр инде... Соңыннан “Тайд-Фойл” ширкәте җитәкчесе Айдар Закиров белән сөйләштек.

– Пандемиядән зыян күрдегезме? – дип сорадым.

– Пандемиядән түгел, дәүләттән зыян күрәбез, – диде эшмәкәр. – Авыл кибетләре бетә бит! Кибет ябылса, авыл бетә... Хәзер бит товарның штрих-коды булырга тиеш. Ә бу артык чыгымнар сорый торган таләп. Программа, маркировкалау җиһазлары, онлайн-касса – болар бар да өстәмә чыгымнар. Ә авылларның кечкенә кибетләренә бу чыгымнарны күтәрүе кыен...

Соңгы утырышларда бу мәсьәлә гел күтәрелеп тора. Әмма әлегә эшмәкәрләр файдасына үзгәрешләр юк. Ә  штрих-кодлар ул товарның җитештерүдән алып сатуга кадәр үткән юлын  күзәтү, ялган товарны бетерү өчен эшләнгән программа. Максаты изге, тик менә авыллардагы кечкенә кибетләрнең язмышын уйлап бетерәсе бар. Штрих-кодлар булырга тиешле товарлар исемлеге һаман да артып тора. Ә законны бозарга ярамый.

Республиканың 5нче районара салым инспекциясе җитәкчесенең вакытлыча вазыйфаларын башкаручы Сергей Логинов салым өлкәсендәге үзгәрешләр турында сөйләде. 2021 елның 1 гыйнварыннан шәхси эшмәкәрләргә бердәм салым режимы (ЕНДВ) гамәлдән чыгачак. Эшмәкәрләр үзләре кайсы салым режимына күчәчәген сайлаячак. Яңа режимга күчү буенча ел ахырына кадәр хәбәр итәргә кирәк. “Дәшмәүчеләр” автомат рәвештә салым түләүнең гомуми режимына күчәчәк.

– Салым хезмәтенең сайтында үзгәрешләр, ставкалар язылган – карый аласыз, – диде, чыгышын тәмамлап, Сергей Логинов.

Шунда урыннан бер эшмәкәр:

– Гел яңалыклар, үзгәрешләр, болай да җан асрыйбыз бит инде, кайчан безне тынычлыкта калдырырлар икән?! – дип әйтеп куйды.

Эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме фонды вәкиле Лилия Сафиуллина нинди субсидияләр алып булуы хакында мәгълүматлар җиткерде.

Айван авылында яшәүче һәм янәшәдәге басуда яшелчәләр үстерүче фермер, районның фермерлар ассоциациясе җитәкчесе Нафил Гатауллин белән сөйләштек. “Пандемия тезләндермәдеме? Хәлләрегез ничек? Яңа салым режимы куркытмадымы?” – дип сораштык. “Салым буенча ул яңалык безгә кагылмый, – диде фермер. – Авыл хуҗалыгы азык-төлеге җитештерүчеләр башка режимда салым түлиләр. Безнең хәл алай кыен дип әйтмәс идем мин. 2019 елда үстергән уңышны 2020 елның март урталарында сатып бетердек. Быел үстергән кәбестәне уңышлы гына сатарга язсын инде. Ә кыен хәлдә калганнар бар. Мәктәпләр онлайн-режимга күчеп, ресторан, кафелар, базарлар ябылып, товарларын тиешенчә сата алмаганнар булды. Кибетләр, базарлар, ярминкәләр, ресторан, кафелар һәм башка объектлар ябылмыйча эшләп торырга язсын. Бу коронавирус дигәнең нәрсә күрсәтер тагы?! Кот чыгып тора инде...

Утырышта буш, эшләүдән туктаган биналарны арендага бирү, сату турында аерым сүз булды. Яңа Кенәрдәге өлкәннәрне тернәкләндерү үзәге бинасы тәкъдим ителде. Районда бушап калган башка биналар да бар. Эшмәкәрләр кызыксына һәм алардан файдалана ала.

Утырыш тәмамлангач та, кайберәүләр китәргә ашыкмады. Үзара  аралаштылар, салым инспекциясе вәкиле, район башкарма комитеты җитәкчесе белән озак кына сөйләшеп тордылар.

Без районның финанс бүлегеннән пандемия галәмәтләренә түзә алмыйча үз эшен япкан эшмәкәрләр бармы, дип белештек. Кайбер эшмәкәрләр үзмәшгульлеккә күчкән, элеккечә кемдер үз эшен ачкан, ә кемдер япкан...

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International