Татарстан Республикасы Дәүләт Советында туган телдә белем бирү тәҗрибәсе буенча иң яхшы мәктәпләр бүләкләнде.

25 ноябрь 2020 ел., чәршәмбе

25 нче ноябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Кече залында республиканың муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган (татар, чуаш, мари, мордва) телдә укытуның иң яхшы тәҗрибәсе республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре Комиссиясе рәисе М.Г.Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г.Һадиуллин әлеге бәйгедә җиңүче исеменә лаек булган егерме мәктәп һәм егерме балалар бакчасы җитәкчеләренә 500 000 сум күләмендәге премиягә сертификат тапшырдылар. Мондый зур дәрәҗәгә Арча муниципаль районының “Яңа Кенәр гомуми белем бирү мәктәбе” дә (мәктәп җитәкчесе Ә.Ә.Гайфуллин) иреште. Мәктәп коллективын зур җиңүләре белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә шундый матур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International