Арча районы прокуратурасы җаваплылыгы чикләнгән “Исток” ширкәтендә тикшерү үткәрде.
Тикшерү барышында ачыкланганча, 2018 елның апреленнән сентябрь ае беткәнче биредә 8 кеше эшләгән. Эш бирүче алар белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәгән.
Элекке хезмәткәрләрнең хокукларын торгызу максатында, прокурор Арча район судына хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү турында гариза белән мөрәҗәгать итте.
Дәгъва таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде.
Суд карары әле законлы көченә кермәгән.
Динар Низамов, Арча районы прокуроры ярдәмчесе,
1 класслы юрист