Хөрмәтле Рүзәл Баязитович!

2020 елның 27 ноябре, җомга

Сезне һәм бөтен коллективыгызны, ветераннарны автотранспорт предприятиесе төзелүгә 75 ел тулу белән котлыйм!

75 ел – Арча АТПсы үткән, бай вакыйгаларны һәм казанышларны сыйдырган тулы дәвер бу, ул район белән бергә үсте, аның язмышын бүлешеп, аның аерылгысыз өлешенә әверелде. Хәзер инде җәмәгать транспортыннан, предприятиенең көйләнгән һәм өзлексез эшеннән башка арчаларның тормышын күз алдына да китереп булмый.

Дус һәм бердәм коллектив, кадрлар һәм техник мөмкинлекләренә, хезмәт традицияләренә таянып, авыр, әмма мөһим һәм кирәкле эшендә уңышлар яулый. Биредә үзләренең ата-аналары эшен дәвам итүче күп кенә шоферлар, ремонтчыларның гаилә династияләре хезмәт итә. Аларның хезмәте, һөнәрләренә тугрылыклылыгы һәм бирелгәнлеге белән  предприятие тарихы битләренә яңа юллар языла.

Бу матур көндә Арча автотранспорт предприятиесенә ихлас күңелдән финанс тот-рыклылыгы һәм гөрләп алга баруын, ә коллективка нык сәламәтлек, бәхет  һәм иминлек телим!

Арча муниципаль район башлыгы

И.Г.Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International