Кадерле хатын-кызлар, әниләр һәм әбиләр!

2020 елның 27 ноябре, җомга

Сезне чын күңелдән искиткеч матур бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм!

Әниләр көне – иң якты бәйрәмнәрнең берсе, ул  җирдәге иң якын һәм кадерле кешеләргә – әниләребезгә багышланган. Бишектән  үк безне  бөек һәм изге ана мәхәббәте җылыта һәм саклый, тормыш авырлыкларын җиңәргә, зур максатларга  ирешергә ярдәм итә. Безгә ничә генә яшь булса да, һәрвакыт әнинең тәмле сүзе, ягымлы карашы, зирәк киңәшләре кирәк.

Ана булу-ул өзлексез һәм ялсыз, җаваплы һәм иң тирән ихтирамга лаек хезмәт. Әниләр көнен бәйрәм итү барыбыз өчен дә әниләребезгә тагын бер кат үз рәхмәтебезне белдерү, мәхәббәтебезне аңлату өчен зур мөмкинлек бирә. Бу көнне герой-аналарга, күп балалы аналарга, ятимнәрнең һәм ата-ана җылысыннан мәхрүм калган балаларның әниләренә әверелгән хатын-кызларыбызга аерым рәхмәтемне белдерәм.

Кадерле әниләр! Сезгә армый-талмый хезмәт иткәнегез өчен чиксез рәхмәт! Бүген сезнең исемгә иң изге теләкләр һәм җылы сүзләр генә яңгырасын, балаларыгыз казанышлары белән куандырсын, наз һәм кайгыртучанлык бүләк итсен. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, үзара татулык һәм балаларыгызның күңел җылысын тоеп яшәвегезне телим!

 

Муниципаль район башлыгы                    И.Г. Нуриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International