2020 елның 14 декабре-гражданнарны Гомумроссия кабул итү көне

2020 елның 27 ноябре, җомга

2020 елның 14 декабрендә 12.00-20.00 сәгатьләрдә, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында гражданнарны Гомумроссия кабул итү көне узачак.

Арча муниципаль районында кабул итү түбәндәге адрес буенча уздырыла: 422000, Арча районы, Арча шәһәре, Советлар мәйданы, 12 нче йорт.

 

Арча муниципаль районы компетенциясенә түбәндәге сораулар керә:

  1. Муниципаль районның җирле салымнарын билгеләү
  2. Муниципаль район территориясендә һәркем өчен мөмкин булган мәктәпкәчә белем бирүне оештыру
  3. Муниципаль район территориясендә бушлай мәктәпкәчә белем бирүне оештыру
  4. Төп гомуми белем бирү программалары буенча һәркем һәркем өчен мөмкин булган башлангыч гомуми белем бирүне оештыру, моңа Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләренә кертелгән белем бирү процессын финанс яктан тәэмин итү вәкаләтләре керми;
  5. Төп гомуми белем бирү программалары буенча бушлай башлангыч гомуми белем бирүне оештыру, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләренә кертелгән белем бирү процессын финанс ягыннан тәэмин итү вәкаләтләреннән тыш;
  6. Төп гомуми белем бирү программалары буенча һәркем өчен мөмкин булган төп гомуми белем бирүне оештыру, моңа Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләренә кертелгән белем бирү процессын финанс ягыннан тәэмин итү вәкаләтләре керми;
  7. Төп гомуми белем бирү программалары буенча бушлай төп гомуми белем бирүне оештыру, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләренә кертелгән белем бирү процессын финанс ягыннан тәэмин итү вәкаләтләреннән тыш;
  8. Төп гомуми белем бирү программалары буенча һәркем өчен мөмкин булган урта (тулы) гомуми белем бирүне оештыру, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләренә кертелгән белем бирү процессын финанс белән тәэмин итү вәкаләтләреннән тыш
  9. Төп гомуми белем бирү программалары буенча бушлай урта (тулы) гомуми белем бирүне оештыру, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләренә кертелгән белем бирү процессын финанс ягыннан тәэмин итү вәкаләтләреннән тыш;
  10. Муниципаль район территориясендә балаларга өстәмә белем бирүне (региональ әһәмияттәге учреждениеләрдә балаларга өстәмә белем бирүдән тыш) оештыру
  11. Җирлекара китапханәләр тарафыннан халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне оештыру
  12. Муниципаль район музейларын төзү
  13. Муниципаль район составына керүче җирлекләрне мәдәният оешмалары хезмәт күрсәтүләре белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру
  14. Муниципаль район бюджетын формалаштыру
  15. Муниципаль районның муниципаль милкендәге мөлкәтне биләү
  16. Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән вәкаләтләр чикләрендә муниципаль район чикләрендә җирлекләрне электр белән тәэмин итүне  оештыру
  17. Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән вәкаләтләр чикләрендә муниципаль район чикләрендә җирлекләрне газ белән тәэмин итүне  оештыру
  18. Муниципаль район чикләрендәге торак пунктлар чикләреннән тыш җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына карата юл эшчәнлеге
  19. Халыкка транспорт хезмәтләре күрсәтү өчен шартлар тудыру
  20. Муниципаль район территориясендә террорчылыкны профилактикалауда катнашу
  21. Муниципаль район территориясендә реклама конструкцияләрен урнаштыруга рөхсәтләр бирү
  22. Муниципаль район территориясендә реклама конструкцияләреннән  файдалануга рөхсәтләр бирү
  23. Муниципаль район территориясендә «Реклама турында» 2006 елның 13 мартындагы 38-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла торган үзбелдекле урнаштырылган реклама конструкцияләрен сүтеп алу турында күрсәтмәләр бирү
  24. Муниципаль район халкын табигый характердагы гадәттән тыш хәлләрдән яклау чараларын оештыру
  25. Муниципаль район территориясендә дәвалау-савыктыру урыннары булдыру
  26. Су объектларында кешеләрнең сәламәтлеген саклау чараларын гамәлгә ашыру
  27. Социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм күрсәтү
  28. Җирлек милкендәге мәдәни мирас объектларын (тарих һәм мәдәният ядкарьләрен) саклап калу
  29. Җирлек халкын мәдәният оешмалары хезмәтләре белән тәэмин итү
  30. Җирлектә яшәүчеләрнең ялын оештыру өчен шартлар тудыру
  31. Җирлекнең генераль планнарын раслау
  32. Җирлекнең генераль планнары нигезендә территорияне планлаштыру документларын раслау

Кабул итүгә алдан язылу (88436) 63-00-44  буенча гамәлгә ашырыла (алдан язылу мәҗбүри түгел).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International