Арча районы Иҗтимагый советы утырышында “Районның мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыруның торышы турында”гы мәсьәлә каралды
Утырышны Иҗтимагый совет рәисе Ринат Һидиятов алып барды.
Утырышта район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова, район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров катнашты.
– Соңгы вакытта мәктәп укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр тирәсендә шактый гына сөйләшүләр булып алды, – диде Р.Һидиятов. – Җәмәгатьчелек, ата-аналар арасында да төрле фикерләр яңгырый. Уңай якларны күрсәтеп, киләчәктә эшне тагын да яхшырту буенча фикерләр, тәкъдимнәр әйтелә. Бүгенге вәзгыять мәктәпләрдә укучыларны ашатуны оештыруны тагын да катлауландыра, өстәмә мәшәкатьләр тудыра. Мәктәпләрдә булганда моның шулай икәнлеген без үзебез дә күреп кайттык. Ничек кенә булмасын, баланың сәламәтлеген саклау безнең төп бурычыбыз. Ә дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров район мәктәпләрендә укучыларның туклануын оештыруның торышы турында чыгыш ясады.
– 2020–2021 еллардагы яңа уку елын башлаганда безнең алда өч мөһим мәсьәлә: мәктәп ашханәләренең аерым эпидемиологик шартларда эшләвен тәэмин итү, укучылар санының арта баруын исәпкә алу, иң мөһиме – башлангыч сыйныфлар укучыларын бушлай ашатуны оештыру тора иде. Мәктәптә ашатуны дөрес оештыру мәсьәләсе кискенлеге белән килеп басты. Тук-ландыру балансланган булырга, моның өчен бала көн дәвамында кирәкле ризык һәм минераль матдәләрне кабул итәргә тиеш.
Укучының эш көне иртән 8 сәгатьтә башлана, 15–16 сәгатьтә тәмамлана. Аның көндәлек мәшәкатьләре баш миенең актив эшләвен һәм киеренкелек таләп итә.
Гомуми белем мәктәпләрендә белем алучы бер укучыны ашату өчен җирле бюджеттан 7 сум 70 тиен акча бирелә, ата-аналар 15 сум түли. 4 һәм аннан күбрәк баласы булган, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, мөмкинлекләре чикләнгән балалар бушлай ашыйлар. 2020 елның беренче яртыеллыгында 426 бала бушлай тукланган.
2020 елның 1 сентябреннән Арча районының гомумбелем учреждениеләрендә тукландыруны оештыру белән “Айракс” сәүдә йорты ширкәте шөгыльләнә. 2604 башлангыч сыйныфлар укучысы бушлай туклана. Алар өчен 12 көнлек меню төзелгән.
Район прокуратурасы, “Роспотребнадзор” вәкилләре гомуми белем учреждениеләрендә таләпләр үтәлешен даими тикшереп торалар. Табылган кимчелекләр тиз арада төзәтелә.
Арчаның 5нче гимназиясе директоры урынбасары Илфира Вәлиева, Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова үзләрендә укучыларны ашатуны оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров мәктәпләрдә туклануны оештырганда законнарның үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде.
Быел район прокуратурасы 7 тикшерү уздырган, 20 тәртип бозу очрагы ачыкланган, 8 тәкъдим кертелгән.
2020 елның октябрендә район прокуратурасы районның гомумбелем оешмаларында тукландыруны оештырганда балигъ булмаганнарның сәламәтлеген саклау турындагы законнарның үтәлешен тикшергән. Барлык мәктәпләрдә 5–11 сыйныфлар өчен ике атналык үрнәк меню “Рос-потребнадзор” белән килештерелмәгән булган. Кайбер мәктәпләрдә ашханәләрдә медицина тикшерүе һәм гигиена укуы узмаган хезмәткәрләр эшләгән һ.б. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр кертелгән, аларның үтәлеше контрольдә тотыла.
Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова укучыларны тукландыру мәсьәләләре район җитәкчелегенең дә игътибар үзәгендә булуын әйтте. Ноябрь аенда район Советы, башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, Иҗтимагый совет вәкилләре укучыларның туклануы белән таныштылар. Соңыннан мәктәп директорлары белән түгәрәк өстәл үткәрелде.
Утырышта укучыларның туклануы тагын да сыйфатлырак итүгә юнәлдерелгән карар кабул ителде.
Ильяс Фәттахов