Һәркем үз фикерен белдерә ала

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

2020 елда мәгариф (25 учреждение) һәм мәдәният (1 учреждение) учреждениеләренең  хезмәт күрсәтү шартларына бәйсез бәя бирү  үткәреләчәк.

Оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирү иҗтимагый контрольнең бер формасы булып тора һәм гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлеге сыйфатын күтәрү максатыннан үткәрелә.

Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча учреждениеләр рейтингы төзелә, ул https://bus.gov.ru/  сайтында басыла. Әлеге сайтта Арча муниципаль районының барлык мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре турында мәгълүмат бар.

Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт алучылар түбәндәге сылтама буенча үз фикерләрен белдереп, сораштыру уза алалар: https://arsk.tatarstan.ru/internet-opros.htm.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International