РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча ЮХИДИ
бүлекчәсенең имтихан алу һәм теркәү бүлекчәсенең элеккеге җитәкчесенә, элеккеге дәүләт инспекторына һәм тагын өч кешегә карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды.
Алар, һәрберсенең роленнән чыгып, РФ Җинаять кодексының 285 маддәсе (вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану), 290 маддәсе (ришвәт алу), 291 маддәсе (ришвәт бирү), 291.1 маддәсе (ришвәтчелектә арадашчылык), 292 маддәсе (хезмәт урынында алдашу) буенча гаепләнә.
Тикшерү версиясе буенча, ЮХИДИ хезмәткәрләре 2019 елның августыннан 2020 елның гыйнвары кереп, ике арадашчы аркылы гражданнарга белемнәрен фактта тикшермичә машина йөртү таныклыгы алуга теория һәм практика имтиханнарын тапшыруда булышлык күрсәтә. Тикшерү барышында җинаятьчел эшчәнлекнең 20 вакыйгасы ачыклана. Барлык алынган акча 400 мең сумнан артык. Элеккеге ЮХИДИ хезмәткәрләреннән һәм ике арадашчыдан тыш, бер ришвәт бирүче дә җинаять җаваплылыгына тартыла. Калганнарга карата җинаять эше туктатылды.
Тикшерүче соравы буенча суд тарафыннан гаепләнүчеләргә өй аресты билгеләнде.
Җинаять эше расланган гаепләү нәтиҗәсе белән судка җибәрелде. Бу хакта ТР буенча Тикшерү комитеты хәбәр итә.