Таләпләр бозылган булган

2020 елның 4 декабре, җомга

Арча районы прокуратурасы террорчылыкка каршы тору турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында Арчаның 2нче номерлы балалар бакчасының видеокүзәтү системасы белән җиһазланмавы ачыкланды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Арча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе адресына тәкъдим кертелде. Әлеге тәкъдим канәгатьләндерелде, тәртип бозулар бетерелде. Балалар бакчасы видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылды.

Динар Низамов,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы юрист

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International