Арча районында яшәүче өч балалы ялгыз ана 2016 елда балаларын әнисендә калдыра да, юкка чыга.
Тәрбияләү генә түгел, балаларының язмышы белән кызыксынып та карамый. Район прокуратурасы һәм балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау органнары кызыксына башлагач, ул балалардан ирекле рәвештә баш тартуы турында гариза яза. Шуннан соң суд аны ата-ана хокукларыннан мәхрүм итә.
Балалар дүрт ел дәвамында әбиләре белән яши. Ул аларны әйбәтләп карый, тәрбияли. Соңгы елларда әниләрендә дә аналык хисләре уяна, балаларны тәрбияләүдә актив катнаша башлый, яннарында була, торак шартларын яхшырта.
Район прокуратурасы һәм опека органы әлеге гражданканың аналык хокукларын торгызуны сораган гаризасын якладылар. Арча район суды гаризада күрсәтелгән үтенечне канәгатьләндерде.
Фәнис Шәйхаттаров,
район прокуроры