Арча муниципаль районы "Укучылар Сарае" базасында бочче буенча республика ачык ярышлары үтте.

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

5 нчы декабрь көнне Арча муниципаль районы "Укучылар Сарае"  базасында бочче буенча инвалидлар декадасы кысаларында, республика ачык ярышлары үтте.

Ярышта спортчылар  Яшел Үзәннән, Балтачтан, Әлмәттән  һәм Арча муниципаль районы "Укучылар Сарае" спортчылары да катнашты.

Барлык катнашучыларны да Укучылар сарае директоры Гинатуллин Руслан  Наиль улы җылы сәламләде.

Катнашучылар 5 группада медальләр алуга ирештеләр. Ярышта җиңүчеләр Татарстан Республикасы инвалидлар физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән грамоталар һәм медальләр  белэн бүләкләнделәр.

Ярышларда Арча муниципаль районы "Укучылар Сарае" түбәндәге спортчылар составында катнашты:

Шәрәфетдинов Рамил

Шакирова Рәлинә

Әсхиева Зәринә

Сөнгатуллина Зилә

Сәгъдуллин Ранис

Низамов Айрат

Фәйзуллин Арсений

Гәрифҗанова Гөлүсә

Команданың тренеры Арча муниципаль районы  “Укучылар Сарае ”  өстәмә белем бирү педагогы   Минхәеров Фәрит Фәтхи улы.

Ярышлар кагыйдәләр  нигезендә уйналды. Һәр бер төркемдә җиңүчеләр билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International