Хөрмәтле Арча районы халкы!

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Арча муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында үз-үзләрен карый алмаган һәм чит кеше каравына мохтаҗ булган өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен 1905 стационар урынга исәпләнгән 26 өлкәннәр һәм инвалидлар интернат -йорты (алга таба – ДИПИ) эшли.

        Игътибар итсәгез, салкыннар башлану белән торак йортларда көнкүреш приборлары һәм мичләр төзек булмау, электр челтәрләренә йөкләнеш арту, электр җиһазларын дөрес кулланмау аркасында янгыннар чыгу куркынычы арта. Өлкән яшьтәге кешеләр әлеге куркыныч янаган төркемнәрнең берсе.

        Янгыннар чыгу куркынычы янаган кышкы чорда кешеләрнең үлемен һәм җәрәхәтләнү очракларын булдырмау максатыннан, Сездән караучысыз калган  өлкәннәр һәм инвалидлар турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Арча муниципаль районындагы социаль яклау бүлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Кирәк булган очракта, алар өлкәннәр һәм инвалидлар интернат –йортына урнаша алачаклар, шул исәптән вакытлыча да. Барлык сораулар белән социаль яклау бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Арча шәһәре, Банк урамы, 6В йорты, телефоннар: 88436631333, 88436632330.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International