Хөрмәтле арчалар!

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

6 декабрьдә 2021 елда үзара салым кертү мәсьәләсе буенча җирле референдум узды. Анда актив катнашуыгыз өчен рәхмәт!

Үзара салым акчалары референдумда билгеләнгән мәсьәләләрне хәл  итү өчен тотылачак. Башкарылачак эшләр планы белән сез Интернетта Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының рәсми сайтында (arsk.tatarstan.ru) һәм Арча шәһәре башкарма комитетында таныша аласыз.

Үзара салым программасы буенча алынган барлык акчалар безнең җирлеккә кайтачак. Җыелган үзара салым акчасының һәр сумына республика бюджетыннан тагын дүрт сум өстәлә. Шул ук вакытта җирлектә яшәүче һәркем бу акчаларның дөрес тотылышын күзәтүче җәмәгать советы эшендә катнаша ала.

Юллар, урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү – гражданнарның үзара салым программасы буенча халык үзе хәл итә ала торган мәсьәләләр. Әлеге акчаларга юлларны, чишмә территорияләрен, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыкларны төзекләндерү, урамнарны яктыртуны тагын да яхшырту планлаштырыла. Тормыш барлык уйлаган проектларны эшкә ашырып булуын күрсәтте, әмма моның өчен бердәм булырга кирәк. Республика программасы ярдәмендә җирлегебезне төзекләндерү белән бергә, яшь буында җаваплылык хисе дә тәрбияләнә.

Шәһәребездә яшәүчеләр үзләре керткән акчага эшләнгәннәргә сакчылрак та караячак.

Үзара салым акчаларын 2021 елның 11 гыйнварыннан башлап 6 мартка кадәр түләп бетерергә кирәк. Билгеләнгән вакытка түләп бетергән очракта гына дүрт тапкыр арттырылган дәүләт ярдәмен алырга мөмкин.

 

Арча шәһәре башкарма комитеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International