Арча районы прокуратурасы дәүләт һәм муниципаль милек турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында Яңа Кенәр авыл җирлеге башкарма комитетының 2019 елда “Көндәшлекне яклау турында”гы закон-ның 17.1нче маддәсен бозып авыл җирлеге карамагындагы бинаны “Заря” агрофирмасы”на биргәнлеге ачыкланды. Тиешле документларсыз, торги үткәрмичә һәм бушлай.
Муниципаль милекне конкрет субъектка торги үткәрмичә генә бирү әлеге субъектка эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару өчен отышлы шартлар тудыра һәм көндәшлекне чикләү рәвешендә тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Моннан тыш, муниципаль милек карамагындагы мөлкәтне файдаланудан керемнәр исәбенә җирле бюджетларның салым булмаган керемнәре формалаша.
Район прокуратурасы тикшерү нәтиҗәләре буенча авыл җирлеге җитәкчесе һәм оешма директоры адресына аренда килешүе төзү һәм агрофирмадан алынмаган табышны эзләп алу таләбе тәкъдимнәре кертте.
Әлеге мәсьәлә район прокуратурасы контролендә тора.
Эльвира Мозафарова,
прокурор ярдәмчесе,3 класслы юрист