Бәяләрне авызлыклап булырмы?

2020 елның 18 декабре, җомга

Соңгы вакытта кибетләргә керсәң, тормышта көн дә кулланыла торган иң кирәкле продуктларга бәяләрне күреп күзләр маңгайга менә

Ел да яңа ел алдыннан кешеләрне шок хәленә китерерлек бер хәл булып ала инде анысы. Я акча алышына дип күңелгә шом салалар. Бер баштан кичкән әйбер булгач, куркыта. Бер елны бәяләре арта, дип көнкүреш техникасын җыйдылар. Быел куркытып кына калмадылар, азык-төлеккә бәяне күтәреп тә куйдылар.

Әле нинди продуктлар – көн дә кул астында була торган көнбагыш мае, шикәр комы, он, токмач, ярмалар. Җавап бирергә сәбәбе табыла – уңыш начар булган, доллар бәясе арткан, диләр, пандемия белән бәйлиләр һәм башкалар. Сиксәненче еллар ахырын хәтерлисездер әле. Акча бар, әмма кибет киштәләре буш. Хәзер кибет киштәләре сыгылып тора, әмма эш юк, акча юк, бәяләр тешне кысып яныннан үтеп китәргә мәҗбүр итә.

Район башкарма комитетының икътисад һәм финанс бүлеге баш белгече Диана Голубева белән бәяләрне барларга Арча кибетләренә юл тоттык. Арча үзәгендәге “Тайд-Фойл”, Мелиоратордагы “Пятерочка”, “Аргамак”, “Магнит”, “Победа” кибетләрендә булып бәяләрне чагыштырып карадык.

Кибетләрдә без башка төр продуктларга игътибар итмәдек, нәкъ менә көнбагыш мае, шикәр комы, он, токмач, ярмалар бәяләрен карадык. Иң арзан әйберләр “Победа” кибетендә дигән фикергә килдек. Анда да бәяләр күтәрелгән, тик башка кибетләр белән чагыштырганда арзанрак. “Победа”да 16 сумга суган, 11 сумга кәбестә, 69 сумга йомырка, 900 граммы 41 сумга шикәр комы алып була. Көнбагыш майлары бәяләре дә түзмәслек үк түгел. Сатуда 22 сум 50 тиенгә икмәк, 20 һәм 26 сумга батон бар.

“Аргамак”та йомырканың бер дистәсе – 84, карабодай ярмасы – 85, бәрәңге – 25, суган 23 сум. Шикәр комының килосы 53 сум. Көнбагыш майларының 155 сумга җиткәннәре дә бар. Без булган башка кибетләрдә дә кайбер продуктларга бәяләр артуы күзәтелә. Дөрес, “Тайд-Фойл”да әлегә он, ипи, шикәр комы, ярмаларга бәяләр күтәрелүе артык сизелмәде, көнбагыш  мае гына арткан. Анда да бер төрлесен 79 сумга алырга була.

Кибетләрдә бәяләрнең кискен күтәрелүе турында Президент Владимир Путинга да барып ирешкән. “Бәяләр күтәрелү мәсьәләсен вакытында чишәргә кирәк. Монда пандемиянең бернинди катнашы юк, – диде ул. – Әгәр вакытында туктатмасаң, алар тагын да үсәчәк. Кешеләр болай да үзләрен чиклиләр, акчалары юк. Эшсезлек үскәндә, керемнәр кимегәндә, бәяләрнең күтәрелүе бернинди кысаларга сыймый”.

Ул бер атна эчендә продуктларга, аеруча тормышта көндәлек кулланыла торган шикәр комы, он, токмач, көнбагыш маена бәяләр күтәрелүне туктату буенча чаралар күрүне таләп итте. Хәзерге вакытта Хөкүмәт Президент күрсәтмәләрен үтәү буенча эш алып бара. Кайбер зур сәүдә челтәрләре белән бәяләрне авызлыклау турында килешүләр төзелде дә инде. Без районда бу мәсьәлә буенча башкарылган эшләрне киләчәктә дә яктыртып барырбыз.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International