Файдалы сөйләшү

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

18 декабрьдә Арчада Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары Наталья Кондрашова катнашында “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү уздырылды

Анда районның төрле тармакларында эшчәнлек алып баручы ширкәтләр, оешмалар җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр чакырылган  иде.

Башта район башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов ел йомгаклары һәм 2021 елда алга куела торган бурычлар турында чыгыш ясады.

Сөйләшүдә катнашучылар, дүрт өстәл артына утырып, 2021 елга куелган максатларга ирешү юллары турында фикер алыштылар. Төп сөйләшү сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, ваклап сату, хезмәтләр турында барды. Һәр төркемдә турыдан-туры шушы тармакларда эшләүчеләр катнашу проблемаларны ачып бирергә, төпле карарга килергә ярдәм итте.

Һәр тармак өчен уртак проблема – кадрлар. Һәркайсында кешеләр җитмәү сизелә. Әлеге мәсьәләне уңай хәл итү юнәлешендә республика күләмендә эш алып барыла, билгеле.  Әмма бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк.

Эшмәкәрләр үзләрен борчыган мәсьәләләрне дә күтәрделәр. Татарстанда җитештерелгән продукцияне турыдан-туры алып булмау очраклары бар. Аларны читтәге арадашчылардан кыйммәтрәк бәягә алырга туры килә.

Соңыннан “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүдә катнашучылар ТР Икътисад министры  Мидхәт Шаһиәхмәтов, район башлыгы Илшат Нуриев белән очраштылар.

Район башлыгы сөйләшүдә әйтелгән фикерләр, тәкъдимнәр өчен рәхмәт әйтте, алар алда торган бурычларны тормышка ашыруда ярдәм итәчәк.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International