Эшмәкәрләр, сезнең өчен

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Салым системасындагы яңалыклар турында без Казандагы Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче районара салым инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән сөйләштек.

– Мөнир Әмирович, безнең районда эшмәкәрләр белән очрашу булды. Анда салымнар өлкәсендәге яңалыклар турындагы мәсьәлә  күтә-релде. Бүген шул турыда сөйләшсәк иде.

– 2021 елның 1 гыйнварыннан эшмәкәрләргә керемгә бердәм салым (ЕНВД) системасы бетерелә. Бу салым режимы белән кемнең сәүдә нокталары, кибетләре бар – шулар эшләде. Ул товарны ваклап сатучыларга кагыла. Монда сату мәйданнары гына исәпкә алынды. Салым керем, табышка карап салынмады. Нинди товар сатуы да әһәмиятле түгел иде. Кем шушы салым системасы белән (ЕНВД) эшләде – шулар 2020 елның 31 декабренә кадәр нинди салым системасына күчүе турында гариза язарга тиеш. Сайлап алу өчен өч төрле салым сис-темасы бар.

– Бу турыда җентекләбрәк аңлатсагыз иде.

– Аның беренчесе – гадиләштерелгән салым сис-
темасы. Елга бер тапкыр декларация тапшырырга кирәк булачак. Гомуми сату бәясеннән, керемгә карап, 6 процент салым түлисе була. Квартал саен, елга дүрт тапкыр. Сату исәп-хисап китабыннан, касса аппараты, чекларда күренә.

– Икенчесе нинди?

– Эшмәкәр салым түләүнең патент системасына күчә ала. Патент ул билгеле бер эшчәнлекне алып баруга хокук бирүче документ. Монда һәр эшчәнлекнең төренә карап патент бәясе – салым билгеләнә. Әгәр дә эшмәкәр патентны ярты елга алса, салымны патентның вакыты чыккан вакытта 30 июньгә түләргә кирәк булачак. Әгәр дә 1 елга алса, ул вакытта салым икегә бүлеп түләнелә. Декларация бирү каралмаган.

– Өченче система нинди?

– Хезмәт күрсәтүчеләр үзмәшгульлеккә күчә ала. Физик затлар белән эшләсә, керемнең 4 процентын, ә инде юридик затларга хезмәт күрсәтсә – керемнең 6 проценты күләмендә салым түли. Эшмәкәр салым инспекциясенә килмичә генә онлайн режимда үзмәшгульче булып теркәлә.

– Эшмәкәр кайсы салым системасына күчүе турындагы гаризаны ничек юллый?

– Эшмәкәр гаризаны почта аша, электрон юл белән һәм салым инспекциясенә килеп яза ала. Сораулар булса, кайнар элемтә – 88002222222. Салым инспекциясенең сайтыннан www.nalog.ru карарга була.

– 2021 елның 1 гыйнварына кадәр гариза бирмәгән эшмәкәрне нәрсә көтә?

– 2020 ел ахырына кадәр салым режимын сайламаган эшмәкәрләр автомат рәвештә салым салуның гомуми режимына күчәчәк. Бу еллык табышның 13 проценты һәм елга 4 тапкыр электрон рәвештә өстәмә бәягә салым (НДС) декларациясен тапшыру дигән сүз.

– Аңлатуыгыз өчен рәхмәт. 

 

Румия Надршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International