Җитәкчегә җавап бирергә туры килә

2020 елның 25 декабре, җомга

Район прокуратурасы алкоголь һәм спиртлы булган продукция әйләнеше турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

“Госалкогольинспекция”нең территория бүлеге белгечләре белән үткәрелгән тикшерү барышында  шәхси эшмәкәр Галимҗанованың сыра бары складында  сакланучы алкоголь продукциясенең  җитештерелүе һәм әйләнешенең канунлы булуын рас-лый торган документлары юклыгы ачыкланды.

Әлеге тәртип бозуларга юл куйган өчен шәхси эшмәкәргә карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 14нче маддәсенең 2нче өлеше буенча эш кузгатылды. ТР Арбитраж судына аны административ җаваплылыкка тарту турында гариза җибәрелде.

“Ләйлә” ширкәте сатып алынган алкоголь һәм спиртлы продукция күләмен Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына үзвакытында кертмәгән. Директорга карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 14.19нчы маддәсендә күздә тотылган хокук бозу турында (этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукцияне исәпкә алу тәртибен бозу) эш кузгатылды.

Оешма җитәкчеләренә ачыкланган тәртип бозуларны бетерүне таләп итеп тәкъдимнәр җибәрелде.

Эльвира Мозафарова,

прокурор ярдәмчесе,

3 класслы юрист

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International