Район мәгариф хезмәткәрләренең башлангыч профсоюз оешмалары командалары ярышты. Теннис һәм бадминтон уйнадылар.
Тирләп-пешеп теннис уйнаганнан соң Яңа Кенәр мәктәбеннән Зөлфәт Хәйруллин шатлыгы белән уртаклашты. Улы Илфир туган! Матур гына ике кызлары үсеп килә. Менә хәзер өченчеләре – ир бала туган! Бик сөенгәннәр. Без дә сөендек. Котлыйбыз! Игелекле бала булсын!
– Быелгы уку елында спорт ярышлары 5нче төр буенча бара инде: кросс, дартс, ату, бадминтон, өстәл теннисы, – дип сөйләде Зөлфәт Хәйруллин. – Зона ярышы безнең мәктәптә дә булды. Өстәл теннисы буенча көчле командалар килгән иде. Уен теннис ракеткасының нинди булуыннан да тора икән. Менә әле яңа гына 5 мең сумлык теннис ракеткасы белән уйнадым. Бөтенләй икенче.
Сүзгә профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов кушылды.
– Ахырдан уку елы дәверендә спорт төрләре буенча оештырылган ярышларның нәтиҗәләре карала. Җиңгән, призлы урыннарны алган башлангыч профсоюз оешмалары командаларына бүләкләр бирелә. Ә бүләкләр мәктәпкә спорт тормышы буенча нәрсә кирәк – шул алына. Яңа Кенәр мәктәбенә алынган бүләкләрнең берсе – теннис ракеткалары булды.
Зөлфәт Хәйруллин теннис уенында 1нче урынны алды. Күрәсең, аңа ракеткалар да булышкандыр! Икенче урында – Укучылар сарае җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин. Өченче нәтиҗәне Апаз мәктәбенең физкультура укытучысы Марат Фаязов күрсәтте.
Янәшәдә генә хатын-кызлар теннис уйнады. Шушмабаш мәктәбеннән физик тәрбия укытучысы Гүзәл Вафина: “Безнең мәктәптә теннис уйнарга мөмкинлекләр бар”, – диде. Отар өчен, билгеле, теннисны даими уйнарга кирәк. Һәм Гүзәл отты да! Афәрин! Көчле көндәше Апаз мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Альбина Гарипова: “19 ел укытам, – дип сөйләде. – Бүген ярышларга 4 кеше килдек. Зона ярышында 1нче урынны алдык. Өстәл теннисы бик хәрәкәтле һәм җитезлек сорый торган уен”. Альбина җан-фәрманга тырышып, бирелеп уйнады. Рәхмәт, матур уен күрсәтте. Икенче нәтиҗә анда булды. Өченче урынны 6нчы балалар бакчасыннан Зилә Гатауллина алды.
Бадминтончыларның үз дөньясы. Хатын-кызлар, ир-атлар кызып-кызып бадминтон уйный. Хәсәншәех мәктәбе директоры Шамил Сәләхов та монда. Дөньясын онытып бадминтон уйнаган Рифат Мостафин турында: “Балтачтан килеп бездә физкультурадан укыта. Бик тырыш укытучы. Балалар бик ярата үзен. Спорт тормышы бик җанлы бара бездә. Урыннар алып торабыз”, – дип сөйләп торды. 6нчы мәктәптән Рәнис Нәбиуллин – 1нче, Урта Пошалым мәктәбеннән Айнур Сафин – 2нче, Арчаның 2нче мәктәбеннән Булат Шакиров 3нче урынны алды. Ә хатын-кызлардан Урта Пошалым мәктәбеннән Гөлшат Әхмәдуллинага тиңнәр булмады. Арча Укучылар сараеннан Ләйсән Хәйруллина – 2нче, 9нчы балалар бакчасыннан Лилия Гәрәева 3нче булды.
Соңыннан профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов җиңүчеләргә, призлы урыннарны алучыларга бүләкләр тапшырды. Менә шулай профсоюзлар спорт белән бергә яши. Уңышлар!
Румия Надршина