Үрнәктәге уку йорты 1944 елда ачыла. Бу вакыт эчендә анда 50 меңнән артык белгеч әзерләнде
“Ростсельмаш” заводында эшләнгән комбайннар, авыл хуҗалыгы машиналары безнең район кырларында уңышлы эшли.
Бер елны завод вәкилләре үзләрендә җитештерелгән “Акрос” комбайнында иң күп ашлык суктырган безнең район комбайнчысына Казанда үткән “Уңыш бәйрәме”ндә “Жигули” машинасы ачкычларын тапшырдылар.
Быел менә завод безнең районга тагын бер бүләк әзерләде. Шушы көннәрдә Үрнәктәге көллияткә бер кабинетны җиһазлап тапшыру тантанасы булды. “Җиһазлары гына да 250 мең сумлык, – ди директор Зөлфәт Дәүләтбаев. – Зурлаганнары өчен рәхмәт!”
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов та рәхмәт сүзләре җиткерде.
Завод вәкилләре көллият укучыларын экскурсиягә чакырдылар, алар үзләрендә эшләнгән техниканы өйрәтү өчен бушка укытучылар әзерләргә дә риза.