Арчаның җыелма хатын-кызлар баскетбол командасы белән район башлыгы Илшат Нуриев очрашты
Зиннур Сәгыйтов җитәкчелегендәге команда Болгарда булып узган Татарстан чемпионатында беренче урынны алып кайтты.
Алар республиканың көчле командалары белән уйнадылар. “Бу район тарихында баскетбол буенча зурлар арасында оештырылган хатын-кызлар чемпионатында беренче җиңү”, – дип сөйли тренер Зиннур Сәгыйтов.
Район башлыгы Илшат Нуриев баскетболчыларның хәлләрен сорашты, районда спортны тагын да ничек үстереп булуы хакында кызыксынды, кызларга уңышлар теләде. Спортчыларның бик күңелләре булды. Бүләкләр алып, спорт белән тагын да ныграк шөгыльләнергә дигән уй-фикерләр белән таралышты алар. Без дә командага уңышлар телибез!
Румия Гарифҗанова