Арчаның 10нчы балалар бакчасы өчен декабрь ае истәлекле булды. 30 еллык юбилейны билгеләп үттеләр
Көн дә бәйрәм, көн дә туй дигәндәй, социаль челтәрләр аша котлаулар кабул иттеләр, бакчада балалар белән төрле шоу-чаралар үткәрделәр, бәйрәм рухы урамнан ук сизелеп торды. Музыка... Әкият геройлары иртән балаларны кабул итә, көлеш, шаярыш...
Элеккеге бакча түгел ул хәзер. Аның бинасы бик нык үзгәрде. 2013 ел булдымы икән (малайлар шушы бакчага йөрде), шулай бервакыт безнең төркемдә әти-әниләр җыелышы бара. Шунда бер ана: “Әйдәгез, акча җыеп, яңа тәрәзәләр куйдырабыз”, – дигән тәкъдим белән чыкты. Аның тәкъдимен тәрбиячеләр хупламады. Билгеле, ул ханым аптыраганнан, тәрәзәләр начар булганга “алыштырыйк” дип әйтте инде. 2018 елны бакчаны ныклап төзекләндерделәр. Хәзер бакчаны танып булмый, бар да үзгәргән, матурланган. Коллективның дәрәҗәсе зур. Бакчадан килгән балага бәяне мәктәпләрнең башлангыч сыйныф укытучылары бирә. Арчаның 10нчы балалар бакчасы җитәкчесе Фәния Гыйззәтуллина:
– 1990 елда бакчаның ачылганын яхшы хәтерлим, – дип сөйләде. – Миңа 19 яшь. Арча педагогика көллиятен тәмамлап, тәрбияче булып эшкә генә килгән вакыт. 17 декабрьдә ачылды ул. Бакча җитәкчесе – Тәнзилә апа Идрисова. Бик таләпчән, кешелекле, көчле җитәкче. Минем остазым ул. Бик ихтирам итәм үзен. Шушы 30 ел дәверендә 11 җитәкче белән эшләгәнмен икән.
Алар икәү – бакча ачылганнан бирле эшләүчеләр Фәния Гыйззәтуллина һәм хуҗалык эшләре мөдире Мөслимә Фәйзиева. Ишек төбеннән елмаеп каршы алучы Зөлфия Фәйзиеваны күпләр белә. Шулай ук биредә озак еллар эшләгән тәрбиячеләр Алсу Гафарова, Фәридә Габделхәева, Гүзәл Миңнемуллина, музыка белгече Лилия Харитонова, физик тәрбия инструкторы Ирина Газизова... – барысы 18 педагог эшли биредә. “10нчы бакчада иң тәмле пешерүчеләр эшли”, – дип әйтергә ярата мондагы хезмәткәрләр. Пешекчеләр Ләйсән Хисмәтуллина, Айгөл Һадиева һәм Илмира Ризванова сабыйларны тәмле ризыклар белән сыйлыйлар.
Без Фәния Даниловна белән тәрбия темасына да сөйләштек. “Тәрбияне ашаганда дөрес итеп кашык тотарга өйрәтүдән башлыйбыз, балалар инде бездән киткәндә мәктәптә укырга әзер булып китәләр, – дип сөйли ул. – Бик күп эшләнә. Әти-әнинең балалар белән эшләргә вакытлары юк, баланы төрле һөнәрләргә өйрәтүдә тәрбиячеләрнең, белгечләрнең хезмәте бик зур. Тәрбияче балага икенче әни кебек...”.
Безнең малайларның тәрбия-челәре Фәния Гыйззәтуллина белән Алсу Гафарова булды. Балалар 1нче сыйныфка бакчадан алган белемнәре белән бардылар. Мәктәпкә барыр алдыннан: әйдәгез, улларым, алфавитны өйрәник әле дисәм, малайлар алфавитны белә булып чыкты. Саныйлар, хәреф таныйлар... – бу бит бакча педагоглары хезмәте!
10нчы “Чишмәкәй” балалар бакчасы коллективына рәхмәт әйтүчеләр, исәнлек-саулык теләүчеләр күп. Кем үзе шунда тәрбияләнгән, кемнеңдер баласы монда йөри. Коллективка матур итеп эшләргә язсын. Алар балаларга икенче әни кебек. Ә әнине яратмый буламыни?!
Румия Саттарова