Бәхет өчен күп кирәкми...

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

28 декабрь көнне Арча Мәдәният йортында район башлыгы чыршы бәйрәме булды.

Бу чара районда матур традициягә әверелде инде. Ул районның иң актив, иң тырыш, иң сәләтле балаларын үзенә җыя. Пандемия чоры булуга карамастан, үзгәрешләр кертеп булса да, быел да аларны шатландырырга булганнар. Дөрес, барлык саклык чараларын кулланып.

Мәдәният йортында чыршы бәйрәменә килүчеләрне әкият геройлары каршы алды. Аларны күрүгә балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә йөзләре яктырып китте. Чөнки могҗизага күңел түрендә генә булса да алар да ышана. Дүрт урынга фотозона эшләнгән иде. Алар янында фоторәсемгә төшү дә күңелле күренеш. Район башлыгы Илшат Нуриев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин (балаларны Яңа ел белән котларга ул да килгән иде) Кыш бабай һәм Кар кызы янында озаграк тукталды.

Ә чыршы тирәли бәйрәм гөрли иде. Балаларның шатлыклы авазлары әллә кайларга яңгырый. И, рәхәтләнде балалар, уйнадылар, биеделәр... Күзләрендә шатлык нурлары балкый, йөзләре елмая, аяклары бер минут тик тормый. Лотфулла Шәфигуллин һәм Илшат Нуриев үзләрен бәйрәм белән котлап матур теләкләрен җиткерделәр.

– Һәрвакыт шулай шат күңелле булыгыз, – диде район башлыгы. – Сезнең төп бурыч – тырышып уку. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын.

Бу көнне балаларны тагын бер сюрприз көтә иде – Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары “Али баба һәм өч карак” дигән әкият күрсәтте. Өйләренә балалар Кыш бабайдан бүләк тә алып киттеләр.

Шундый ук чара икенче көнне дә уздырылды. Анысына сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар кунакка чакырылган иде.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International