“Ш.Мәрҗани мирасын барлау” исемендәге районкүләм укулар

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

          2021 нче елның 16 гыйнваре – бөек галим, тарихчы, фәлсәфәчесе, этнографы Ш.Мәрҗанинең туган көне.  Шушы уңайдан, 15 январь көнне “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясендә  “Ш.Мәрҗани мирасын барлау” исемендәге районкүләм укулар  оештырылды. Укуларда  Арча муниципаль районы башкарма комитеты “Мәгариф идарәсе” җитәкчесе Рамил Данил улы Мөхәммәдияров, милли мәсьәләләр буенча методист Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина, район мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашты.  Чыгыш ясаучылар Ш.Мәрҗанинең татар дөньясына керткән хезмәтләрен анализладылар, туган җиребезне кадерләп яшәүләре, туган телебезне үстерүгә керткән өлешенә бәя бирделәр. Укуда катнашучылар Ш.Мәрҗани мирасын өйрәнү, барлау эше дәвамлы булыр дип ышандырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International