Үзебездән тора

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елда Арча районында 55 янгын чыккан. Ут дистәләгән торак йортны һәм ишегалды корылмаларын тулысынча юкка чыгарды. Районда янгыннарда 2 кеше һәлак булды, 1әү җәрәхәтләнде. Бу вакыйгалар уйланырга мәҗбүр итә.

Янгыннарның төп сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын һәм көнкүреш электр приборларын  куллану кагыйдәләрен бозу, ягулык мичен урнаштыру һәм аннан файдалану кагыйдәләрен бозу.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү һәм янгын вакытында дөрес гамәлләр кылмау милекне юк итүгә китерә, ә иң аянычы – кешеләрнең һәлак булуы. Төзек булмаган мичләрдән, төтен чыгу юлларыннан файдаланырга ярамый.

Исерткеч эчемлекләрне күп кулланмагыз. Йортта һәм ишегалдында, сарай, гаражда тәмәке тартмагыз. Тузган электр чыбыкларын алмаштырыгыз,  бу эшне бары тик махсус белемле электрчыларга гына ышанып тапшырыгыз. Электр челтәренә артык көчәнеш ясамагыз. Янгын көчәйгән йортларга, бина, корылмаларга керә күрмәгез.

Янгын күзәтчелеге бүлеге сезгә үз йортыгызда һәм ишегалдындагы корылмаларга янгын чыккан очракта хәбәр итүче прибор урнаштырырга, кимендә 4 литр күләмендәге ут сүндергеч булдырырга киңәш итә.

Исегездә тотыгыз, йортыгызның иминлеге һәм исән-сау булуыгыз сезнең үзегездән тора! Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәгез.

Янгын чыкса, 01, 101, 112 номерларына шалтыратырга.

Рөстәм Сафин, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International