Беренчеләр

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Районда коронавирустан вакцина ясау дәвам итә. Шул уңайдан без район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова  белән сөйләштек.

– Бүгенге көндә районга “Ковид–19” йогышлы чиреннән 90 доза кайтты, – дип сөйләде Чулпан Равилевна. – 15 кешегә икенче тапкыр вакцина ясалды. Беренчесен ясатканнан соң өч атнадан икенчесе үткәрелә. Тагын 10 кешегә әлеге процедура башкарылды. Менә хәзер аларның икенчесен ясату вакыты килеп җитә. Процесс бара. Яңалар ясатырга әзерләнә, анализлар алына, сәламәтлекләре тикшерелә. 60тан узганнарга да хәзер рөхсәт бар. Теләге булган һәркем, тиешле тикшеренүләрне үткәннән соң табиб рөхсәте белән вакцина ясата ала. Поликлиникада көтәбез!

Коронавирустан вакцина ясаткан “Арча АТПсы” ширкәте автобус йөртүчесе Марсель Заһидуллин белән дә сөйләштек.

– Апайкина-Гарь авылында яшим, – дип сөйләде ул. – Авылга көн дә кайтып-килеп йөрим. 54 яшьтә. Автобус белән Арча үзәгендә пассажирлар ташыйм. Гел кеше белән, халык арасында. Грипптан мин ел да вакцина ясатам. Узган ел көз көне ясаткан гына идем. Файдасын күрәм. Адәм баласы туганнан бирле төрле йогышлы чирләрдән вакцина ясата. Без шуның белән яшибез. Коронавирустан вакцина ясатырга курыкмадым. Авырмадым, җиңел кичердем. Вакцина – һәркемнең үз эше. Берәүне дә үгетләмим. Менә мин ясаттым. Һәм үкенмим.

Барыбызга да исән-сау яшәргә язсын! Уңышлар!

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International