Башлагач, тукталмаска!

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елда район терлекчеләре әйбәт эшләде. Ул тарихка бер көндә беренче тапкыр 200 тонна сөт саву белән кереп калды

2019 елга караганда 8 процент сөт күбрәк савылды. Район буенча бер сыердан уртача 6368 килограмм сөт саудылар. Иң югары күрсәткеч “Игенче” ширкәтендә – 8747 килограмм, “Ашыт”та – 8053, “Северный” ширкәтендә 7674 килограмм тәшкил итте.

Мондый уңышлар үзен-нән-үзе килми. Яңача эшләү, яңа  технологияләр кертү нәтиҗәсе бу. “Северный” ширкәтендә берничә елда сөт  савуны ике тапкыр диярлек арттыра алдылар.

Республика ветеринария лабораториясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Һашимов районыбыз хуҗалыкларында еш була, бай тәҗрибә туплаган белгеч семинарларда, укуларда үтемле чыгышлар ясый. 8 гыйнварда ул “Ватан” ширкәтендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, ширкәт җитәкчесе, белгечләре белән фермаларда булдылар. Рөстәм Һашимов һәр фермада үзенең киңәшләрен бирде, уңай якларны, җитешсезлекләрне күрсәтте.

– Сөтчелек тармагын алга җибәрим дисәң, эшне  сыерларны төркемнәргә бүлүдән башларга кирәк, – диде ул. – Болай эшләмәгәндә аз сөт биргән сыер да мул сөт бирә торган сыер ашаган кадәр азык ашый. Бу аның симерүенә генә китерә. Сыерларны өч төркемгә бүлү дөрес булачак.

Билгеле инде, азык сыйфатлы булырга тиеш. Бозауларны дөрес тәрбияләү мөһим. Яңа туган бозауның авыруларга иммунитеты бөтенләй юк. Аңа тиз арада угыз сөте эчерергә кирәк. Авырлыгының 10 проценты күләмендә эчерергә. Суыткычта сәламәт сыердан савылган угыз сөте тотарга. Вакытында угыз сөте эчермәсәң бозауның ашказанындагы күзәнәкләр 12 сәгатьтән соң ябыла башлый, ә алар ябылгач угызның файдасы калмый. Иммун системасы зәгыйфь калган бозау озак яши алмый инде.

Беренче карашка гади генә  әйберләр кебек, ә әһәмияте нинди зур. Терлекләрнең астын коры тоту да мөһим. Юештә, пычракта торган малдан әллә нәрсә өмет итеп булмый. Пычкы чүбе – алтын бәясе, салам салсаң транспортер тыгыла.

Хуҗалыкта хәлне төзәтергә омтылулары игътибарга лаек. Башлагач туктап калмаска гына кирәк.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International