Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында белешмәлек

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 473-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12792 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән.

Шул ук вакытта Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2020 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең Координацион советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү төзелде (алга таба - Килешү). Әлеге Килешү нигезендә 2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена 15400 сум күләмендә билгеләнә.

Шуңа бәйле рәвештә, Килешүнең 1 һәм 5 статьялары нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы оешма- юридик зат, шәхси эшкуар белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы Татарстан Республикасы территориясендә икътисадның бюджеттан тыш секторында эшләүче хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм кызыксындыру характерындагы түләүләрне дә кертеп) шушы чорда эш вакыты нормасы тулысынча эшләнгән һәм хезмәт нормалары (хезмәт вазыйфалары) үтәлгән очракта, 2021 елның 1 гыйнварыннан 15400 сумнан ким була алмый.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында» Федераль закон  нигезендә билгеләнә (ягъни 2021 елның 1 гыйнварыннан аена 12792 сум).

Хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен түләү буенча дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозган эш бирүчеләр Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла. 

Шуңа бәйле рәвештә, эш вакытының айлык нормасын (хезмәт бурычларын) тулысынча үтәгән очракта, минималь хезмәт хакы билгеләнгән күләмнән кимрәк түләнгән хезмәткәрләр, үзләренең хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый чара күрү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

 

Мәгълүмат өчен: Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 статьясы «Хезмәт законнарын һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларны бозу»

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 статьяның 6 өлеше нигезендә хезмәт хакын, хезмәт мөнәсәбәтләре кысаларында башкарыла торган башка түләүләрне билгеләнгән вакытта түләмәгән яисә тулысынча түләмәгән яисә хезмәт хакын хезмәт законнарында каралган күләмнән кимрәк күләмдә билгеләгән өчен, әгәр бу гамәлләр өчен җинаять җәзасы каралмаса-

вазыйфаи затларга - ун меңнән егерме мең сумга кадәр, эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга - бер меңнән биш мең сумга кадәр; юридик затларга - утыз меңнән алып илле мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салына яисә кисәтү ясала.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 маддәсенең 7 өлеше нигезендә 5.27 статьяның 6 өлешендә каралган административ хокук бозу  элегрәк шундый ук хокук бозулар өчен административ җәзага тартылган зат тарафыннна кабат кылынганда, әгәр бу гамәлләр өчен җинаять җәзасы каралмаса-

вазыйфаи затларга - егерме меңнән алып утыз мең сумга кадәр административ штраф салына яисә бер елдан өч елга кадәр дисквалификацияләнә; эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга - ун меңнән алып утыз мең сумга кадәр; юридик затларга - илле меңнән алып йөз мең сумга кадәр административ штраф салына.

 

Гражданнар өчен хезмәт хакы, рәсми булмаган эш белән тәэмин итү, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү фактлары буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына мөрәҗәгать итү, шулай ук 3-06-44 (башкарма комитет), 3-29-33 (халык эш белән тәэмин итү үзәге) телефоннары буенча хәбәр итү мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International