Тынгысыз кешеләр

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Газета ул яңалыкларны, үз фикереңне башкаларга да әйтү, җиткерү өчен менә дигән трибуна. Ә бу трибунадан үткән елда районыбыз хәбәрчеләре еш чыгыш ясады. Кемнәр алар?

Безнең электрон почтага иң еш хат юллаучыларның берсе Арча сәнгать мәктәбе җитәкчесе Гөлнара Сабирова. Ул уңышлары трында хәбәрләр юллый. Ә кемнең генә сәнгать дөньясында уңышка ирешкән улы яки кызы турындагы язманы газетада күрәсе килмәс икән?! Һәм бу башка әти-әниләргә, балаларга үрнәк, тәрбия чарасы да. Биергә, җырларга, гармунда, гитарада уйнарга менә кайда өйрәнеп була! Балалар уңышы сәнгать мәктәбе педагогларының искиткеч зур хезмәте. Шөкер, сәләтле балаларыбыз үсеп тора.

Район прокурорының өлкән ярдәмчесе Радик Хәбибуллин җинаятьчелек турындагы язмалары белән газета трибунасыннан даими рәвештә чыгыш ясый. Кылынган җинаятьләр һәм суд тарафыннан чыгарылган карарлар турында язылганнар гыйбрәтле һәм уйландыра торган язмалар.

Пенсия фондының  Арчадагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова, рәхмәт, пенсионерларны кызыксындырган сорауларга даими рәвештә җавап бирде.

ЮХИДИ бүлеге бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Мөхәм-мәтҗанова газетаның иң актив хәбәрчеләренең берсе. Максаты изге – юлларда балаларның исән-имин йөрүе, юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау.

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин, шушы бүлекнең өлкән тикшерүчесе Наил Бәйрәмов, дәүләт инспекторлары янгыннарны, хәвеф-хәтәрне булдырмый калу турында еш чыгыш ясыйлар.

Шахмат тренеры Сөләйман Галиуллин, Кәче мәктәбеннән Хәйдәр Зәйнуллин районда шашка, шахматны үстерү буенча җанатып йөриләр. Аларның чыгышлары әледән-әле газета битләрендә урын ала.

“Казан арты” тарих-этнография музее җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов, Гөберчәктәге язучы М.Мәһдиев музее мөдире Халидә Габидуллина, Арча педагогика көллиятендәге “Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев районның күренекле кешеләре турындагы кызыклы язмалары белән газетада еш чыгыш ясыйлар. Шулай итеп алар үткәннәрне тарихка язып калдыралар, халыкка чынбарлыкны җиткерәләр, яшь буынны тәрбиялиләр.

Иске Кишет китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова, Урта Сәрдә авылы китапханәчесе Әнисә Ишморатованың язмалары әледән-әле безнең газетада урын ала. Әйтәсе килгән фикерләрен алар газета аша да халыкка җиткерә. Күренекле шәхесләр, төрле чаралар, авыл кешеләре турында сөйли алар.

2020 ел коронавирус белән бәйле авыр ел булды. Без әледән-әле киңәш сорап, район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Чулпан Ситдыйковага, Арча, Биектау районнары буенча “Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең табиб-эпидемиологы Эльвира Шәйхуллинага мөрәҗәгать иттек. Рәхмәт, алар киңәшләрен халыкка җиткереп тордылар.

Газета трибунасыннан еш чыгыш ясаучылар турында алга таба да язарбыз әле.  Алар саны тагын да артыр дип уйлыйбыз.

Исән-сау булыйк, газета белән даими хезмәттәшлек итәргә язсын. Яңа ел белән сезне, дуслар!

Румия Надршина,

хатлар бүлеге мөхәррире

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International