Өйрәнгәннәре үзләре өчен

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

“Агач эше бүген тамакны туйдырмый, ул кешегә күңел өчен кирәк. Өйрәнгәннәрен тормышта кулланалар икән, ул да бик яхшы”.

Арча сәнгать мәктәбендә агачны кисеп ясау, чын сәнгать әсәрләре тудыру бүлекчәсендә эшләүче Нияз Миннемуллин 24 ел дәвамында инде балаларны агачны кисеп әйберләр ясарга өйрәтә. Эшләгән әйберләре өстәлләргә тезеп куелган. Күзләр кайсына карарга да белми. Бу матурлыкны балалар тудырган бит.

– Быел миңа төрле яшьтәге 40 бала йөри. 10 яшьтән кабул итәбез. Чөнки аннан да яшьрәкләрнең куллары ныгып бетмәгән була әле. Бездә пычак белән эшләргә кирәк. Уку дүрт ел дәвам итә. Дөрес, барысы да аның кадәр йөрми, шулай да ел саен 12ләп бала чыгарам, – диде Нияз Миннемуллин. – Дәресләрдә агачны кисеп ясау һәм урман экспозициясе серләренә төшендерәм. Урман композициясе нәрсәне аңлата? Ел саен мин балаларны урманга экскурсиягә алып чыгам. Төрле агач тамырлары, кипкән ботаклар җыеп кайтабыз. Шулардан төрле фигуралар эшлиләр. Бер бала да бер-берсен кабатламый. Мәсәлән, нарат ботагын алыйк. Ул аны ничек күрә? Нәрсәне күз алдына китерә. Шуны ясый.

Урманга экскурсияне бик ярата икән балалар. Чөнки Нияз абыйлары аларны бик күп нәрсәне күрә, тоя белергә өйрәтә. Бу эштә укытучыга югары уку йортында алган белеме ярдәм итә.

– Арчаның өченче мәктәбендә укыдым мин. Айрат Беккеневның түгәрәгенә йөреп, агач эшләре буенча беренче күнекмәләремне алдым. Аннан педагогика көллияте. Габделбәр Бәхтияров үткәргән факультативта үзем дә агачтан кисеп фигуралар ясарга өйрәндем, шуның буенча укытучы да булып чыктым. Ә университетта географ һөнәре алдым. Ул да эшемдә бик ярап куя, – ди Нияз Рәшитович. – Аннан агач әйберләре җитештерү оешмаларына да алып барам мин балаларны. Мәсәлән, Яшел Үзәндә фанера заводында, Чепьяда талдан үреп мебель ясау фабрикасында, Карадуганда, Янгулда булдык. Балалар андый экскурсияләрне дә бик яраталар.

Балалар сәнгать мәктәбендә эшне беренче карашка гап-гади саналган куна тактасы ясаудан башлыйлар. Аннан эш катлау-лана. Эскәмияләр, урындыклар, төрле формада шкатулкалар, гөл чүлмәкләре, кечкенә генә булса да өйләр (кайберләре хәтта “ут кертеп” ясый), балалар караваты, төрле скульптуралар... “Мебель белән скульптура ясый алса, баланың ни дәрәҗәдә бу эшне үзләштерүен аңларга була инде”, – ди укытучы.

Малайлар тырыша, үзләренчә сәнгать әсәрләре тудыра, әмма аларны кая куялар? Үзләре өчен генә ясау да кызык түгел бит.

– Без балаларны ясаган әйберләрен сату серләренә дә төшендерәбез. Сатып алучылар күбрәк сораган әйберләрне ясарга тырышабыз. Ярминкәләргә алып чыгабыз. Мартта ата-аналар җыелышы һәм ярминкә булачак. 1 июньдә ел да Җиңү паркы янында ярминкә үткәрәбез. Бәяне чыгымнан, киткән вакыттан, кергән хезмәттән чыгып балалар үзләре куя, үз әйберләрен үзләре сатулашып саталар да. Дөрес, әти-әниләре ярты бәядән ала, – дип аңлатты Нияз Миннемуллин.

Ә сатудан килгән акчаны эш өчен кирәкле материаллар алуга тоталар. Тактадан тыш. Анысын сәнгать мәктәбе ала. Күпме акча керә инде анда. Бәяләр арзан гына, 20 сумнан башлап. Әмма балалар аны икенче төрле кабул итә. Бу – куйган хезмәтләренә бәя. “Бөтенесе дә агач эшенә кереп китми. Әмма тормыш иткән дәвердә агач эшенә осталык аларның үзләре өчен кирәк булачак”, – ди укытучы.    

 

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International