Арча мөхтәсибәте хоккей уйнатты

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

17 гыйнварда Боз сараенда Арча мөхтәсибәте призына “Тукай якташлары” хоккей турниры узды

Арча мөхтәсибәте хоккей турниры оештыруы турында ишеткәч, гаҗәпләнмәдем. Чөнки мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин эшли башлаганнан бирле ул бик күп спорт чараларының башында торды.

– “Көчле мөэмин көчсезгә караганда күпкә сөеклерәк, әмма икесендә дә хәерлелек бар”, – дип әйтә пәйгамбәребез с.г.в. бер мөбарәк хәдисендә.

Бервакыт хәләл җефе-тем белән Яңа Кырлайга кайтканда, андагы яшьләрнең ничек итеп бирелеп хоккей уйнаганнарын күреп,  шуның белән хисләнеп шушы турнирны оештырырга дип ниятләдек. Турнирның исемен дә “Тукай якташлары” дип атадык. Максатыбыз изге – районда спортны, сәламәт яшәү рәвешен үстерү.  Билгеле булганча, ТР мөфтияте дә бу елны Татар телен үстерү елы дип игълан итте, бу чара да шуңа аваздаш булыр Иншә Аллаһ, – диде Арча мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин.

Турнирда Апаз, Субаш Аты, Яңа Кенәр, Хәсәншәех, Яңа Кырлай, Яңа Иябаш, Иске Ашыт һәм Шушмабаштан барлыгы сигез команда катнашты.

Ярышлар изге Коръән аятьләре белән башланып китте. ТР мөфтиятеннән кайткан кунак Равил хәзрәт Зөфәров, мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов уенчыларны сәламләп уңышлар теләде. Мөхтәсиб барлык командаларга да шәмаилләр бүләк итте.

Көне буе барган ярышны күзәтергә җанатарлар күп килгән иде. Алар арасында танышым, Яңа Кенәр авылыннан Рүзәл ага Мортазинны очраттым.

– Шундый зур спорт бәйрәме шаһиты булуыма мин бик шат. Һәркем үз туган ягының патриоты инде. Мин дә Яңа Кенәр командасы уенын күзәтергә, аларга көч биреп торырга килдем. Барысына да уңышлар, җәрәхәтләр алмыйча гына уйнап чыгуларын телим, – диде ул.

Турнир турында фикерләре белән Субаш Аты командасы капитаны  Илһам Шакиров та уртаклашты.

– Мондый зур спорт чарасы оештырган өчен мөхтәсибәткә барлык хоккей сөючеләр исеменнән зур рәхмәт. Шактый чыгымлы, мәшәкатьле эш икәнен үз тәҗрибәмнән беләм. Әле күптән түгел генә авылыбызда хоккей турниры уздырдык. Барлык уенчыларны бушлай ашату, призлар алу арзан эш түгел. Бер тәкъдимем дә бар. Башка елларда авыл командалары  арасында Арча хоккей  лигасы уеннары уза иде. Ул көнне авылда үзе бер бәйрәм кебек була иде. Соңгы елларда никтер үткәрелми башлады. Авылларда хоккей яратучылар күп бит. Менә мин үзем дә, инде 50 яшьтән узсам да, һаман бозда, ике улым да уйный. 60 хуҗалыклы Субаш Атыда үз көчебез белән боз мәйданчыгын яңарттык. Бөтен авыл халкы, хәтта чит илдә яшәүче якташларыбыз да бик теләп ярдәм итте. Хәзер шунда олысы-кечесе рәхәтләнеп шөгыльләнә, күрше авыллардан да киләләр. Районда хоккей лигасы булмагач, командабыз белән Әтнә районы лигасында уйныйбыз. Бөтен кеше дә  Арчага Боз сараена йөри алмый бит. Яңартырга иде  Арча хоккей лигасын! Спорт өчен җаваплы җитәкчеләр безне ишетсен иде.

Турнир алдыннан инстаграм битебездә сораштыру үткәргән идек. “Турнирда кайсы команда җиңәр?” – дигән соравыбызга күбесе Яңа Кенәр, Хәсәншәех, Субаш Аты командаларын атаган иде (Җиңүчене дөрес атаучылар арасында бүләк тә уйнаттык әле. Аңа Яңа Кенәрдән Алсу Сафиуллина  лаек булды).

Дөрестән дә, бу командалар, беренче әйләнештә  көндәшләрен отып, әлләни зур каршылыксыз ярымфиналга чыкты. Анда инде уеннар бик киеренке булды.  Аз гына өстенлек белән Хәсәншәех командасы Субаш атыларны отты (исәп – 3:2). Яңа Кенәр шушмабашларны җиңде. Бронза өчен уенда Субаш Аты командасы Шушмабаш хоккейчыларыннан өстенрәк булып чыкты (5:1).

Ә финалда Яңа Кенәр уенчылары 6:1 исәбе белән Хәсәншәех командасын җиңде һәм Арча мөхтәсибәте призына беренче тапкыр үткәрелгән “Тукай якташлары” хоккей турнирының күчмә кубогына лаек булды. Хәсәншәехлар – көмеш, Субаш Аты егетләре – бронза медаль ияләре. Призлы урын алган командаларга Әмир хәзрәт медальләр, грамоталар тапшырды. Турнирның иң яхшы капкачысы – Субаш Атыдан Заһид Нигъмәтҗанов, иң яхшы һөҗүмче – Яңа Кенәрдән Дияз Вәлиуллин, иң яхшы сакчы – Хәсәншәехтан Илнур Хисмәтов та бүләкләнде.                     

– Һәр команда бик матур уен күрсәтте, рәхмәт сезгә. Бу ниятебезне хуплаган һәм һәрьяклап ярдәм күрсәткән район һәм оешма җитәкчеләренә, Боз сарае хуҗасы Илһам Шакировка олы рәхмәтемне җиткерәм, аларга саулык-сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, кылган изге-лекләре үзләренә йөзе белән әйләнеп кайтуын һәм бу матур башлан-гычыбызның дәвамлы булуын телим, – диде Әмир хәзрәт Миңнемуллин ярышларны йомгаклау тантанасында.

Амин, шулай булсын.

 

Исрафил Насыйбуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International