Җырлый чишмә, яши авыл

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Бүгенге Мөрәле төз, матур авыл. Асфальт юл килә, урамнарына вак таш түшәлгән, мәчете, кибете, мәктәбе, клубы бар

Мөхәммәт абыйның туг

ан авылы Гөберчәк Мөрәледән дүрт километр ераклыкта гына. Ул педучилищеда Мөрәле малайлары белән бергә укыган, соңарак Мөрәлегә терәлеп торган Сеҗе авылы мәктәбендә эшләгән. Аның “Без – кырык беренче ел балалары” повестендагы Әлтафи – Мөрәле авылыннан.

Мөрәле үзе дә ике язучы биргән авыл. Тәбриз Мөбарәков М.Мәһдиев үз Гөберчәген һәм аның халкын әдәбият тарихында мәңгеләштереп калдырган кебек, укучыларына туган авылы Мөрәле һәм аның  кешеләре турында күп матур мәгълүмат калдыра. Аның “Хәтер аланы” повесте тормыш чынлыгы, теле ягыннан гаять үзенчәлекле, яратып укыла.

Язучы һәм журналист Хәнәфи Бәдыйковның туган авылы Мөрәлегә багышланган шигырьләре туган җиргә, табигатенә, кешеләренә мәхәббәт белән сугарылган.

Бу авылда тумасам да, Мөрәлегә яратып киләм, анда танышларым да күп, табигате искиткеч матур, кешеләре белән аралашуы рәхәт.

Авылның визит карточкасы – Исламгали

Мөрәле дигәч Исламгалине, Исламгали дигәч Мөрәлене күз алдына китерәм. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, минуты белән хәл итә торган кеше ул. Мөрәле авылы турында сәхифә әзерләргә җыенуымны белгәч тә тынычлыгын югалтты, иртә дә, кич тә: “Кайчан киләсең?” – дип шалтырата. Билгеләнгән көнне салкынлык Арчада 36 градуска җитте. Исламгалигә шалтыратам: “Бездә 41не күрсәтә”, – ди. Ниндидер, менә шундый үзенчәлекле авыл инде ул Мөрәле. Беркөнне Сеҗедә хоккей уеннары карарга килгәч юл уңаеннан кереп чыгармын, дигән идем. Булмады, ишелеп-ишелеп кар яуды, юллар әйбәтрәк вакытта кайтып китү ягын карадым.

Мөрәлеләр Сабантуйларны башкалардан алдарак үткәрә. Менә шул көнне, Ходайның рәхмәте белән, яңгыр ява. 2010 елгы корылыклы елда да шулай булды.

Узган гасырның туксанынчы елларында Мөрәле аерым колхоз булып яшәп алды. Исламгали Миңһаҗев рәис тә булды әле анда. Авылда кеше күп, кем әйтмешли, алар белән таулар күчерерлек. Аксакаллар сөйләп калдыруынча, элекке заманнарда бу урыннар кара урман белән капланган булган. Иген чәчү өчен җирне урманнан чистартырга туры килгән. Урман янәшәсендә яшәгән халык ялкау була алмый. Гасырлар буе табигать кырыслыклары белән  көрәшеп яшәгән.

Менә шушы аерым яшәгән елларда табигатьне баетып буа төзелде, урман сулары белән тулыланып торган иң матур сулыкларның берсе ул. Районда яңалык буларак, сыерларны бәйләмичә асрый торган торак төзеделәр. Анда семинарлар үткәреп тә йөрделәр әле. Такта яру цехы, ягулык салу урыны төзеп куйдылар.

Колхозларны берләш-тергәч Исламгали Миң-һаҗев профсоюз оешмасы рәисе, хезмәтне саклау инженеры булды. Ничә еллар республика конкурсларында  призлы урыннар алдылар.

 

Авылның елъязмачысы

Мөрәле мәчетенең имам-хатыйбы Расип Нәбиуллинда авыл турында бөтен мәгълүмат бар. Монысы турында соңрак.

– 23 ел Мөрәледә бригадир булып эшләдем, – ди ул. – Шунысы кызык иде – авылда 100 эш яшендәге, 100 пенсионер бар иде. Сарыклар гына да 1500 баш.

– Бүреләргә рәхәт булган икән.

– Ничек кенә әле! Ферма да урман янында гына иде. Бервакыт төнлә һөҗүм итте болар. Шактый сарыкны җәрәхәтләделәр. Рәис Габделбәр абый ачуланды инде, каравылчы нәрсә караган, диде. Күпмедер вакыттан соң әйтә бу миңа: “Бүген бүреләр тагын килә, каравылчыны кисәтеп куй!” – ди. Барып әйттем инде. “ Нәрсә, аңа әйтеп куйганнармени?” – дип көлде генә. Бүреләр чынлап та килгән, тагын зуррак зыян салган. Габделбәр абый миннән: “Каравылчыга әйттеңме?” – дип кенә сорады. “Әйттем”, – дигәч, башка сүзе булмады. Каравылчы белән ничек сөйләшкәндер...

– Бүреләр башка авыллардагы фермаларга да һөҗүм итте, – ди Исламгали Миңһаҗев. – Мин аларны төннәрен мылтык белән саклап та карадым. Бер төнне Поникка, икенчесендә Ташкичкә, өченчесендә Мөрәлегә киләләр.

Расип хәзрәт “Мөрәле мәхәлләсенең күрсәткечләре” дигән көндәлек алып бара. 2020 елда авылда 73 хуҗалык булса, 2005 елда алар 87 булган. 2018 елда авыл 15 хуҗалыкка кимегән. Соңгы өч елда алай зур үзгәреш юк, халык саны – нәкъ 200. Моннан 15 ел элек 277 булган. 98 ир-ат, 102 хатын-кыз бар. Уртача яшь – 44,8. 2011 елда гына 38 булган. “Туучылар булмагач авыл  картая инде”, – ди хәзрәт. Уртача гомер озынлыгы – 62 яшь. Ирләрнеке – 52, хатын-кызларныкы – 72. Әле 2018 елда гына да ир-атлар уртача – 77, хатын-кызлар 87 ел яшәгән. Соңгы өч елда туучылар юк. Узган ел 2 кеше үлгән. Саннар әлләни куандырмый, әмма өметне өзеп бетерәсе дә килми.

Мөрәле “Рублевка”сы

Исламгали Миңһаҗев бу урамда яшәүчеләрне шулай дип атыйм, ди. Чөнки анда булдыклы гаиләләр яши, ирләрендә дә, хатыннарында да җиңел машина, бакчаларында 2–3 трактор. Йорт-җирләр таза.

Гомерләре буе колхозда намус белән хезмәт иткән һәм итүче  гаиләләр яши бу урамда. Мөхәммәт Җәләлиевнең улы Рафаэль җәй буе тракторда эшли, кышын тимерче. Мөхәммәт аганың бертуганы Фәһеметдин Җәләлетдиновның (мәрхүмнәр инде, урыннары җәнәттә булсын) улы Фәрхулла тракторда эшли, кышын юлларны да шул ача. Расип хәзрәтнең бер улы Ра-зил да шушы урамда яши. Разил Расип улы гомумән үзенчәлекле шәхес. Мәктәптә укыта, урак өстендә комбайнга утыра. Менә дигән спортчы. Улы Рәмис Арча педагогика көллиятендә укый, эшче һөнәрләр буенча Казанда узган чемпионатта җиңүче булды. Разил ике ел рәттән комбайнчыларның республика конкурсында җиңү яулады.

Расип хәзрәтнең уллары бар да спортчылар. Равил – туризм буенча Россия чемпионы, спорт остасы. Ранис –  спорт остасына кандидат, Арчаның 6нчы мәктәбендә физкультура укыта. Хатыны Гөлназ Идел буе округы буенча узган кул көрәше бәйгесендә чемпион булды.

Гомере буе колхозда механизатор булып эшләгән Рәдиф Фәйзрахмановның уллары Раил белән Радик әтиләре хезмәтен дәвам итә. Алар икесе дә туган авылларында яши. Комбайнда, тракторда эшлиләр. Раил республиканың яшь комбайнчылары конкурсында өченче урынны яулаган иде. 2019 елда комбайнчылар арасындагы республика  конкурсында җиңүче булды. Раил дә, Радик та узган ел район конкурсында җиңү яулап район башлыгы премиясенә лаек булдылар.

Авылның легендалары

Даут Миннеханов Гражданнар сугышыннан бер аягын калдырып кайта. Егет бирешми, агач аяк әмәлләп ике аяклы булып йөри. Базарга баргач бер кызга күзе төшә моның. Чанага сөялгән килеш сөйләшә, кызны алып та кайта бу. Аның  бер аяклы булуын чишенгәч кенә белә кыз. Ул вакытта кире кайту дигән нәрсә юк – яшәп кала. Әйбәт яшәгәннәрдер, җидеме, сигезме бала үстерәләр. Даут абый Бөек Ватан сугышы елларында да бригадир булган, атка атланып йөргән.

Мөрәленең атаклы мич чыгаручысы Өммегөлсем Хаҗиеваның абруе гаять зур була. Тирә-як авылларда аңа чират торып мич чыгарталар. Бер төнне аның абзарындагы атны урлап китәләр. Ат караклары тирәсендә йөри дип шикләнелгән бер ир янына килеп сүз куша Өммегөлсем. “Сезнеке дә эләккәнмени?” – дип ычкындыра теге.

Икенче көнне иртән чыгып караса, ат үз урынында басып тора. Тирләмәгән дә, ди, әле ерак алып китәргә өлгермәгән булалар.

Өммегөлсем Кави исемле ул үстерә. Кавинең улы Шамил Хаҗиев – эшмәкәр. Авыл халкы аның яхшылыкларын сөйләп бетерә алмый. Авылда мәчет төзелешенә зур өлеш кертә. Авылга ямь өстәп тора торган чишмә “өе”, ике урамны аерып тора торган елга аша күпер эшләткән. Атаклы Мөрәле сабантуйларының иганәчесе дә ул.

Авыл халкының бердәм булуын әйтеп узган идем инде. Моңа бер мисал. Сеҗедә мәдәният йорты төзелгәч элекке агач клубны сүтәргә кирәк була. Кайсы авыл алдан өлгерә, шуңа була, диләр. Башка авыллар йоклап ятканда Мөрәле ир-егетләре бинаны төнлә ташып, икенче көнне балалар бакчасы төзеп тә куялар. Бүген дә хезмәт итә әле бу бина.

Узган ел декабрь ахырында Сеҗедә яңа хоккей мәйданчыгында беренче ярыш уздырылды. Анда Пүчинкә-Поник командасы беренче урынны алды. Сеҗе – икенче, Мөрәле – өченче, Ташкичләр дүртенче урында. Яңа мәйданчыкны ачу тантанасында район мөхтәсибе Әмир хәзрәт, ширкәт җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов та катнашты.

Бу якларда гомумән спортны яраталар. Мөрәле мәхәлләсе призына һәр елны чаңгы ярышлары уздыралар. Анда муллалар да, абыстайлар да, теләгән һәркем катнаша. Расип хәзрәтнең улы Равил шушы чаңгы юлын тәртиптә тоту өчен махсус кар чанасы алып куйган. Ярышка күрше-тирә районнардан да бик яратып киләләр.

 

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International