Яңа елда алтын туйлар

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Арчадан ике пар  – Любовь һәм Валерий Мурысиннар, Рузия һәм Илсур Гариповлар алтын туйларын билгеләп үтте.

Аларны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Баһаветдинов һәм шәһәр хатын-кызлар советы җитәкчесе Валентина Гаранина котладылар, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

– Танышуыбыз бик кызык-лы гына килеп чыкты. Авылда бәйрәм иде. Гадәттә, анда олылар да чыга. Хатыны белән Илсурның абыйсы да килгән. “Илсур энем әле армиядә. Сине аңа алырбыз, ахры”, – диде ул шаяртып. “Ул да сезнең кебек чибәрме соң”, – дип сорап куйдым мин дә сер бирергә теләмичә. Көлештек тә бетте. Ул вакытта мин әле тугызынчы сыйныфта гына укый идем, – дип искә алды Рузия ханым. – Мин Күпербашныкы, Илсур Казиледән. Озакламый алар да Күпербаштан өй сатып алдылар. Башта Илсур минем белән исәнләшеп китә иде, аннан озаткалый башлады. 19 яшемдә кияүгә дә чыктым.

– 50 ел 50 көн кебек кенә үтте, – дип кушылды Илсур Гарипов. – Күләгәле көннәргә караганда бәхетле көннәребез күп булды. Дөрес, гомер югалтуларсыз да үтмәде.

Рузия ханым милли аяк киемнәре фабрикасында, аннан халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшли, юллар төзи, заправкада да хезмәт куя. Илсур ага озак еллар төзелеш оешмасында прораб була, аннан юл  төзү идарәсендә җаваплы хезмәт башкара. Арча үзәгендә йорт салып чыгалар. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Рәмзия белән Илшат гаиләләре белән Казанда яшиләр.

– Кызым әйтмәсә, алтын туебыз икәнне белми дә каласы булганбыз. Чыннан да, сизелми дә үткән гомер, – диде Рузия ханым. – Хәзер мин дин юлында. Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамладым. Арча үзәк мәчетендә дин дәресләре бирәм.

Любовь һәм Валерий Мурысиннарның кавышу тарихы да үзенчәлекле. Люба Биектау районыннан, яшьтән укытучы булырга хыяллана. Әмма күп балалы гаилә, әти-әнинең укытырга мөмкинчелеге юк. Шуңа кызларын буяучы һөнәрен үзләштерергә дип Казанга җибәрәләр. Тик кыз шыпырт кына маршрутны үзгәртә, Арчага китеп педагогика көллиятенә укырга керә. Имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң дөресен әйтеп әниләренә хат яза. Һәм һөнәренә тугры булып, 30 ел балалар бакчасында эшли.

Валера белән дә Арчада таныша Люба. Тик... озакламый кыз юллама буенча укытырга, Валера армиягә китә. Әмма кайту белән кызны эзләп таба, әнисе ай-ваена да карамыйча өйләнеп тә куя. 31 декабрь көнне гөрләтеп туй итәләр.

– Нәсел оясын саклаучы бик тырыш гаилә. Бу йортларына 150 ел инде. Дүрт буын яши. Педагоглар династиясе. Валерий Николаевичның әнисе 50 ел стажлы РСФСРның атказанган укытучысы иде, абыйсы “гасыр директоры”, кызлары Ирина балалар бакчасында педагог, уллары Вадим укытучы. Икенче уллары Игорь озак еллар машина йөртә, әмма аның да хатыны укытучы. Барысының педагогик хезмәт стажын бергә тупласаң, 128 елга җыела. Барысы да татар телен яхшы белә,  – диде бу гаилә белән якыннан таныш Валентина Гаранина.

Әнә шундый яшь буын үрнәк алырлык искиткеч матур ике гаилә белән танышырга туры килде. Алар бүген тигезлекләре белән дә бәхетле. Шулай бер-берләренә терәк булып, иңгә-иң куеп тагын озак еллар яшәргә насыйп булсын үзләренә.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International