Иске Чүриле мәктәбеннән Гәүһәр Сәйфуллинадан: “Ничә яшьтән шахмат уйныйсыз?” – дип сорадым. “6 яшьтән, – дип җавап бирде ул. – Әни өйрәтте”. Ә әнисе каян өйрәнгән?
Бу турыда Гәүһәр ханым болай дип сөйләде: “Әнинең әти-әнисен балалар белән кулак гаиләсе дип Донбасска сөрәләр. Бабайның астындагы киезенә кадәр тартып алалар. Шуннан озак тормый бабай үлә. Менә шул Донбасста әнинең әти-әнисе эшкә киткәндә балаларны комендантка калдыра торган булалар. Комендант әнине шахмат уйнарга өйрәтә. Шахмат уйнарга бик яратам. Минем өчен ул тормыш. Баланы шахмат уйнарга кызыксындыра белергә генә кирәк. Бөтен бала утыра. Ә шахмат уйный белгән бала тормышта да алдан уйлап эш итүчән була. Ул инде шикле төркемнәргә кушылмый, кемнәргәдер ияреп эчүчелеккә дә бирелми, тәмәке дә тартмый. Аның үз фикере, тормыш итү тәртибе була. Баланы кечкенәдән шахмат уйнарга өйрәтергә кирәк”. Гәүһәр Сәйфуллина Иске Чүриле мәктәбендә балаларны шахмат уйнарга өйрәтә. Ә бу юлы алар үзләре ярышты.
Район мәгариф профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) башлангыч профсоюз оешмалары әгъзалары арасында шахмат, шашка ярышлары оештырды. Башта уеннар зона ярышларында үтте. Гыйнварда иң осталар Ашытбаш мәктәбенә җыелды. “2021 елны Бөтенроссия профсоюз оешмасы “Спорт. Сәламәтлек. Озын гомер” елы дип игълан итте, – диде Вакыйф Харисов. – Без бу юнәлештә актив эшлибез. Бүген үзегез күрәсез, шахматны һәм шашканы оста уйнаучылар финалда уйный. Әмма ярышларда катнашмаучы берничә коллектив та бар. Югыйсә, бу ярышлар Спартакиада кысаларында район мәгариф идарәсе җитәкчесе боерыгы нигезендә үтә”.
Баш хөкемдар Сөләйман Галиуллин шахмат, шашка уйнау тәртибен аңлатканнан соң уеннар башланып китте.Тынлык урнашты. Бар да баш вата. Берәүнең дә бирешәсе килми. Бик бирелеп шахмат уйнаучы Урта Пошалым мәктәбеннән Гөлшат Әхмәдуллина барысына да өлгерә. Баскетбол да уйный, йөгерә дә, чаңгыда да йөри, бадминтоннан да калмый, инде менә шахмат уенына да килгән. 3нче урынны алды. Бер булганнан бар да була диләрме әле! Чаңгыда йөрергә Арча стадионына киләм, ди. Чаңгы ярышына әзерләнә...
Кәче мәктәбе укытучылары Гөлнара Мәгъсумова белән Хәйдәр Зәйнуллин шашканы иң оста уйнаучылар булып чыктылар. Хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында һәркайсы 1нче урынны алды.
Ә шахматта Иске Чүриле мәктәбеннән Гәүһәр Сәйфуллина белән Яңа Кенәр мәктәбеннән Таһир Сәмигуллинга тиңнәр булмады.
Командалар арасында шахмат буенча Яңа Кенәр мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасы 1нче урынны алды. Аларга мәгариф ветераны, шахматчы Әмир Шәяхмәтов истәлегенә эшләнгән Күчмә кубок тапшырылды. 2нче урын – Иске Чүриле мәктәбенә, 3нче урын Апаз мәктәбенә бирелде. Шашка буенча 1нче урынны Кәче мәктәбе, 2нче – Яңа Кишет, 3нче урынны Носы мәктәбе башлангыч проф-союз оешмасы алды.
Җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны алучыларга бүләкләр тапшырылды. Нәтиҗәләрне тулысынча сайттан карый аласыз.