Чын кешеләр итеп таныттылар

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Коронавирус бөтен өлкәләрдә дә эзен калдырды, эш режимына үзгәрешләр кертте. Социаль хезмәткәрләр аеруча зур хезмәт үрнәкләре күрсәттеләр

Авыру башланган  көннән алып бүгенгәчә алар икеләтә көч кулланып эшли. Социаль хезмәткәрләр көн дә авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга комплекслы ярдәм күрсәтәләр, аларга социаль, көнкүреш, медицинага кагылышлы һәм башка проблемаларын чишүдә ярдәм итәләр. 2020 елда социаль хезмәткәрләр әйтеп бетергесез зур хезмәт башкардылар. Тулырак мәгълүмат алу өчен без халыкны соиаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөлфия Илсур кызы Ситдыйковага мөрәҗәгать иттек.

– Пандемия чорында район халкы алдында яңа проблемалар килеп туды. Өлкәннәр аны аеруча нык сизде. Социаль хезмәткәрләр социаль хезмәт күрсәтүчегә генә түгел, якын кешеләргә әйләнделәр, дисәк тә ялгыш булмас.

– Әйе, өлкәннәр ничектер югалып калгандай булдылар. Бу үзеңне изоляцияләү чорында аеруча нык сизелде. Чөнки ярдәмгә мохтаҗ ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә аерым игътибар таләп ителә. Кибеттән азык-төлек алып кайтырга, даруханәгә барырга кирәк, аралашу җитми һәм башкалар. Үзизоляция игълан ителде. Өйдән чыгарга ярамый. Менә шундый вакытларда аларга ярдәмгә социаль хезмәткәрләр килде. Өйләренә барып социаль ярдәм итү бүлекчәсендә эшләүчеләр өчен хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлар саны  кискен артты.

 – 2020 ел башыннан районда “кайнар линия” телефоны эшләде. Ул әле дә дәвам итәме?

– Коронавирус инфекциясе таралуны мөмкин булганча киметү максатында “Мәрхәмәтлек үзәге” базасында 2020 елның 20 мартында “кайнар линия” телефоны (3-13-37)

оештырылды һәм бүгенге көнгә кадәр үзенең эшен дәвам итә. Максаты – ялгыз яшәүче өлкәннәргә булышу. Волонтерлар–социаль хезмәткәрләр ел дәвамында аларга һәрьяклап ярдәм итте. Моңа кадәр азык-төлек алырга үзләре йөргән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә дә кибетләрдән азык-төлек, даруханәләрдән дарулар алып кайту, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, башка йомышларын үтәү, төрле сораулар буенча консультацияләр бирү социаль хезмәткәрләр–волонтерлар җилкәсенә төште. 2020 елның мартыннан алып бүгенге көнгә кадәр үзәк белгечләре тарафыннан 659 кешегә консультация бирелде, 223 ялгыз яшәүче өлкән кешегә беренче чиратта кирәк булган азык-төлек алып кайту буенча ярдәм күрсәтелде.

– Яңа Чүриле психоневрологик интернаты хезмәткәрләренең геройларга тиң хезмәте белән таныш. Алар бу чорда үзләрен чын белгечләр генә түгел, чын кешеләр итеп таныттылар.

   – Әйе, коронавирус инфекциясен таратуны мөмкин булганча киметү максатында, Яңа Чүриле психоневрологик интернат хезмәткәрләре икешәр атна, өчәр смена интернаттан чыкмыйча, өйләренә, гаиләләре, балалары янына кайтмыйча эшләделәр. Күз алдына китереп карагыз, көн, төн авырулар янында.

Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта та шулай ук икешәр атна өйләренә кайтмадылар. Бер сменада уртача 13-14 хезмәткәр эшләде. Медицина хезмәткәрләре 98әр көн 7 смена шунда булдылар. Учреждение директоры нәкъ менә шул иң җаваплы һәм авыр чорда эшли башлады, хезмәткәрләре белән берлектә үзизоляция режимында 5 смена–66 көн шунда булды. Башка хезмәткәрләр дә берничә смена өйләренә кайтмыйча, өлкәннәрне карадылар.

– Өйгә кайтмый эшләү әле дә дәвам итәме?

– Юк, хәзерге вакытта Яңа Чүриле психоневрологик интернат та, Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт та элеккечә режимда эшли. Үзизоляция чорындагы намуслы һәм геройларга тиң хезмәтләре өчен барлык социаль хезмәткәрләргә чын күңелдән зур рәхмәтемне белдерәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International