Сезне Бөтенроссия уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар конкурсында катнашачак иҗтимагый территория өчен тавыш бирергә чакырабыз.
Тавыш бирү Арча муниципаль районының рәсми сайтында (https://arsk.tatarstan.ru/golosovanie-po-viboru-obshchestvenoy-territoritorii.htm) һәм ТР дәүләт хезмәтләре порталында (https://open.tatarstan.ru/polls) уза һәм 2021 елның 15 февраленә кадәр дәвам итә.
Сез тәкъдим ителгән территорияләрнең берсе өчен тавыш бирә аласыз яки үз вариантыгызны күрсәтә аласыз.
Тавыш бирү йомгаклары буенча сайланган территория конкурста катнашачак. Архитекторлар конкурс проекты эшләячәк, ул Бөтенроссия конкурсында җиңгән очракта, 2022 елда гамәлгә ашырылачак.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстан Республикасыннан 16 проектның 11 е иң яхшы проектлар конкурсында җиңде, һәм быел территорияләр төзекләндереләчәк.