«Ана теле» белем бирү челтәре

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

      Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгыту максатыннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2020 елның 05 октябрендәге ПУ-653-2021 номерлы Указы белән 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Дәүләт милли сәясәтенең мөһим юнәлешләреннән берсе - телләрнең күптөрлелеген саклау, туган телләрне өйрәнү өчен шартлар тудыру, шул исәптән интернет-технологияләр ярдәмендә дә.

          Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2013 елдан «Ана теле» дигән татар телен дистанцион укытуның уникаль проекты эшли (алга таба – «Ана теле» проекты). Ул татар телен аралашу чарасы буларак гамәли белү дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеген бирә. «Ана теле» проекты Татарстан Республикасында һәм чит илләрдә  яшәүче барлык теләүчеләрне татар теленә өйрәтүгә юнәлтелгән. Уку бушлай һәм  өч телдә  мөмкин (инглиз, татар, рус).

Теркәлү өчен сылтама:  http://anatele.ef.com/partner/anat/default.aspx

Элемтә өчен - Айгөл Басыйрова, "Ана теле" проектын тәкъдим итү җитәкчесе, 89250119550, aigul.basyrova@ef.com.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International