Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Әлеге вакыйга кысаларында “Викимедиа РУ” оешмасы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе теләктәшлеге (комиссия рәисе М.Г.Әхмәтов) белән “Минем Татарстан” бәйгесен игълан итте.
Бәйгенең төп максаты – Татарстан географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм башка бар чынбарлыклары турында яңа мәкаләләр булдыру.
Бәйгедә катнашу өчен кулланучылар https://tt.wikipedia.org сайтында хисап язмасы төзергә һәм шунда 4 квалификацион мәкалә урнаштырырга тиеш. Тулырак мәгълүмат Татарча Википедиянең “Хәзерге вакыйгалар” бүлегендә урнаштырылган.