23 гыйнварда Яңа Кенәр авылында район башлыгы призына көрәш буенча ярышлар узды.
Бәйгедә 2005-2007 елгы егетләр бил алышты. Ярышны ачу тантанасында Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, самбо буенча спорт мастеры Фарих Мадьяров, көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев, Арча районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров катнашты.
Барлыгы 79 көрәшче, район мәктәпләреннән 17 җыелма команда үзара көч сынашты. Көрәшчеләр 10 авырлык категориясендә көч сынашты.
Ярышларда җиңүчеләр һәм призчылар медальләр, грамоталар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде. Барлык катнашучылар да кайнар ризык белән тәэмин ителде.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм яңа үрләр теләп калабыз.
Командалар буенча түбәндәге урыннар билгеләнде:
1 урын – Арчаның 6 мәктәбе командасы (тренерлары – И. Фазылҗанов,
Ф. Һидиятуллин),
2 урын – Шушмабаш урта мәктәбе (М.Сәлахов),
3 урын – Түбән Мәтәскә урта мәктәбе (И.Әскәров),
4 урын – Яңа Кенәр мәктәбе (И.Сафиуллин),
5 урын – Лесхоз урта мәктәбе (И.Әскәров),
6 урын – Яңа Кырлай урта мәктәбе (М.Сәлахов),
7 урын – Иске Чүриле урта мәктәбе (Р.Галиев),
8 урын – Кәче төп мәктәбе (Р.Галиев).
Гөлнур Миннебаева