Кичен яки ял көне нишлисез? Телевизор карыйсызмы? Дәрес әзерлисез? Хуп! Ә һавага чыгарга? Аңа вакыт табып була бит.
Кич. Без Арча стадионындагы тренажерлар залында Арча педагогика көллияте чаңгычылары шөгыльләнгән вакытка туры килдек.
Тренерлары Рамил Гыйләҗиев: “Без узган ел республикада 3нче урынны алдык”, – дигән күңелле хәбәрне дә әйтте. Шөгыльләнгәч, нәтиҗәсе дә була шул. Монда теләгән һәркем килеп шөгыльләнә ала. Дөрес, түләүле. Кайсы вакытта һәм кайсы көннәрне эшләгәнен ишегенә дә язып элсәләр, яхшы булыр иде. “Арча” спорт комплексыннан белештек: Арча стадионындагы тренажерлар залы һәр көнне (якшәмбедән кала) сәгать көндезге 1дән кичке сәгать 8гә кадәр эшли.
.jpg)
Тренажерлар янәшәдәге паркта да бар, диярсез. Килешәбез. Әмма андагы карны даими көрәп торырга кирәк. Булмый торган эш түгел бу. Без бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов белән сөйләштек.
Иң зур байлык – сәламәтлек, дибез. Стадионда кеше хәйран. Чаңгы шуалар. Киттекме стадионга! Анда чана шуарга тау да бар, тренажерлар, чаңгы эзе дә...
Румия Гарифҗанова